Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлназ Асаева тагын халык аптырата

Инстаграм сәхифәсенә язылучыларның берсенә ул "б.кбиткәем" дип дәшә.

Ә ничек матур башлана бу язышу...

«Дуслар, бәйрәм белән! Гүзәл Башкортстаныбызны саклыйк, яклыйк! Безнең горур халкыбыз булганда Башкортстаныбыз чәчәк атар! Яратам, сокланам һәм бик борчылам», — дип яза ул.

«Борчылма», — дип киңәш бирә аңа җырчы, композитор Зөфәр Хәйретдинов.

«Борчылмаслыкмыни, Зөфәр абый!» — дип җавап кайтара Гөлназ. Менә шунда башлана да инде!

"Ямьсез киенгән инде, әбиләр дә матуррак киенә», — дип тәнкыйтьләгән җырчыны бер инстачы.
 
«Букбиткәем, азрак китаплар укыштыр, кеше киемен тикшереп ятканчы», — дип җавап бирә җырчы.

«Гөлназ, яшьләрчә киенгәнсең, бик әйбәт! Шулай да тәнкыйтьне күтәрергә өйрән. Һәр кеше үз фикерен яза, сез дулап җавап биреп тә куясыз», «Абау сеңлем, шундый матур кызга начар җаваплар бирү килешми. Гомер барышында һәрчак мактап кына тормаслар, гаепләүләр дә була», «Акчасы беткәндер инде, трассага чыккан бит», «Фашистлар кия торган ботинка кигән!», «Фигура шәп!», «Бирешмә, Гөлназ!», «Артистларның күбесе шулай дорфа җавап бирә. Гомер ишетмәгәнне ишетәсең. Берәр ошамаган нәрсә язсаң, маймыл кебек озын битлесе дә ишетмәгәнеңне ишеттерә. Ямьсез артистларга да „матур“ дип язалар. Һәр адымнарын, карабодай белән тавык итен ашаганнарына да реклама ясыйлар. Кемгә кирәк инде ул, ә?», — дип язган инстачылар.

"Озын битлесе" каты чәпи шул.., дип яза Кызыл таң.

 

 

Фото: asaeva_official

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм Гөлназ Асаева