Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлназ Асаевага суд белән яныйлар

Ризван Хәкимовның кызы белән ул нәрсә бүлешә алмый?

Композитор Ризван Хәкимовның кызы Альбина Хәкимова Гөлназ Асаеваны судка бирергә җыена. Альбина җырчыга «Исмә әле җил» җырына кавер башкарганы өчен дәгъва белдергән. Бу хакта Гөлназ Асааева инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Кичәге кавер өчен мине судка бирергә йөриләр. Нишлибез, дуслар? Ризван абыйның кызына бу бик тә ошамаган. Минем җырга берәр артист кавер җырласа, мин шатланыр гына идем. Ә монда… Мәш киләләр, нәрсәләр генә язып бетермәделәр", - дигән ул. Альбина белән язышкан смсларын Гөлназ сторисларында да күрсәткән.

«Исмә әле җил» җырын башкарып, син авторлык хокуларын бозасың. Сиңа аны башкарырга беркем дә рөхсәт бирмәде. Линар әлеге җырны бездән сорап җырлый. Безнең юрист судка бирсә, җавап тотачагыңны аңлыйсыңмы? Җырларны урлаудан туктагыз, бу матур түгел», — дип язган аңа Альбина.

Гөлназ Асаева, үз чиратында, чараларда башкармаганда, кавер җырлауның бернинди хокукларны бозу булып та саналмаганын аңлаткан, законнарны өйрәнергә кушкан.

«Башта авторлар белән сөйләшергә кирәк», — дип үз сүзеннән кайтмаган Альбина. «Бу кавер, Альбина, теләсә кая бирегез, монда бернинди хокук бозулар да юк», — дигән Гөлназ.

«Яхшы, алайса безнең юристлар белән сөйләшергә туры киләчәк. Син оятсыз да икәнсең әле», — дигән Альбина.

«Аллам, җырыгызны популярлаштырдым гына бит. Кайгырмагыз», — дигән Гөлназ.

Җырчының: «Җырның авторы синме?» — дигән соравына Альбина үзенә "син" дип дәшмәскә кушкан. «Мин синең әниең булырлык кеше», — дип тә язган. Кызларның аралашуы үпкәләшеп тәмамланган. Бер-берсен кара исемлеккә дә куйганнар, дип яза Кызыл таң.

Фото: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлназ Асаева Ризван Хәким