Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлназ “Ел студенты” җиңүчесе

22 декабрь көнне Казан федераль университетында ел саен уздырыла торган “Ел студенты – 2020” бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды һәм анда райондаш кызыбыз Гөлназ Әсхадуллина җиңү яулады.

“Биредә 24 номинациядә көч сынашкан катнашучыларның эшчәнлегенә бәя бирелде. Мин “Интеллект года в области гуманитарных и социально-экономических наук” номинациясендә җиңү яуладым. Әйтергә кирәк, узган ел лауреат кына булган идем, быел бөтен тырышлыкны җигеп, шушы исемне алырга насыйп булды. Бу җиңүгә өлеше кергән һәркемгә – әтием Гамбәргә, әнием Тәслимәгә, якыннарыма, фәнни җитәкчем Дамир Хәйдәр улы Хөснетдиновка һәм белем биргән барлык мөгаллимнәремә рәхмәтемне җиткерәм”, дип шатлыгы белән бүлеште Гөлназ һәм уңышларга ничек ирешергә кирәклеге белән бүлеште: “Әгәр үзеңдә потенциал барлыкны сизсәң, ул сәләтеңне һәрьяклап ачарга кирәк.

Минем өчен куйган максатыма тугры булу һәрвакыт беренче урында булды. Әлбәттә, сәләтле булып кына тик утырырга ярамый. Тырышырга һәм аны үстерергә кирәк. Ничә тапкыр сынап карадым: нидер килеп чыкмый яки беренче тапкырдан гына булмый икән, беркайчан да бирешергә, кул селтәргә ярамый. Минем кебек яшьләргә киңәшем шул: тырышыгыз, үз алдыгызга ирешә алмастай максатлар куегыз һәм шуларга таба алга барыгыз. Тормыш бер генә бирелә, аны лаеклы итеп узарга кирәк”. Афәрин, Гөлназ! Фикерләвең дә, максатчанлыгың да чын җиңүченеке синең. Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сиңа, чибәркәй!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел студенты