Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлназ Сәфәрова беренче үбешүе һәм кызлар белән сугышуы хакында сөйләде

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдә язылучылары сорауларына җавап биргәндә, үзе турында шаккатыргыч фактларны ачты.

Кызлар белән сугышканыгыз бармы?
Бар. Гомеремдә беренче тапкыр. Миңа ул вакытта 15 яшь иде. Ул үзе мине беренче этеп җибәрде. Шуннан башланды да инде...

Җавапсыз мәхәббәтегез булдымы?
Юк, булмады. Мин барысын да үземә гашыйк итәм дигән сүз түгел бу. Мин бары эгоист һәм беренче чиратта үземне яратам! Әгәр дә ошаган егет миңа игътибар итми икән, мин аның турында оныта идем.

Аралашкан кешеләр арасында сезнең турында гайбәт сөйләүчеләр хакында ишеткәнегез бармы?
Бар. Сөйләсеннәр. Мине гадәттә “усал”, “стерва”, “кычкыра” дип сөйлиләр. Әйе, булгалый. Мин кызу канлы кеше. Ләкин “все по делу”.

Беренче үбешү ничә яшьтә булды?
13 яшьтә. Ул егеткә 14 яшь, ул миңа шундый ошый иде. Хәзер өйгә кайтам да, төне буе йокламыйча, фильмнардагы кебек шул үбешү турында уйлап ятармын дип уйладым. Шулай булырга тиеш кебек иде миңа. Өйгә кайттым да, яттым һәм йокыга киттем. Шундый хыялый инде мин.

Тулырак: ШәһриКазан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлназ Сәфәрова