Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлназга ни булган?

Гөлназ Гафурованың бераз югалып торуы язылучыларын хафага салды.

 

Инстаграмда бик күпләр үзләренең тормыш-көнкүреш белән язылучыларын даими таныштырып бара. Үзең дә сизмәстән алар белән яши башлыйсың, иртүк алар белән уянасың, чәй эчәсең... кыскасы, алар синең гаилә кешесенә әверелә дә куя. Бу көннәрдә шундый актив инстаграмчыларның берсе җырчы Гөлназ Гафурова беразга югалып торды. Язылучылары бик борчылды.

Баксаң Гөлназ хастаханәгә эләккән, аның үт куыгын алганнар, өзлегүләр дә, ташы да  булган, үлекләгән дә.

"Сезгә сиздермәм дигән идем, табиб бер атна дәвамында хастаханәдә буласы дигәч, ул гомер сездән кайдалыгымны яшереп булмас, дип уйладым. Вәли янымда , әни белән чиратлашып мине саклыйлар.Әти дә килеп китте" дип яза Гөлназ. Без исә яраткан җырчыбызның  тизрәк сәламәтләнеп, якыннары, гаиләсе янына кайтуын теләп калабыз.

Фото: Гөлназ Гафурованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев