Гөлсирин Абдуллина: "Әти-әнием алдында бу җырны елый-елый башкардым" (ФОТО+ВИДЕО)
Рәшит Ваhапова фонды башкаручысы, челтер чишмәдәй тавышлы җырчыбыз Гөлсирин Абдуллина тамашачыларга яңа җыр тәкъдим итә.
"Әнкәй, мин еламыйм!" җырының көен Гүзәлия, текстын Венер Фәттахов иҗат иткән, аранжеровкасын Илмир Әзгамов эшләгән. - Бу җырым белән тамашачыларыма газиз әти-әниләребезнең, туган нигезләребезнең кадерен белик, дип мөрәҗәгать итәм, - ди, Гөлсирин Абдуллина. - Яннарында вакытта бик беленми, читкә киткәч, бигрәк сагындыра.
"Әнкәй, мин еламыйм!" җырын күз яшьләрсез җырлый да алмыйм, күңелем тула, бигрәк тә әти-әни алдында башкару авыр булды, күз яшьләремне тыя алмадым. Бу җыр миңа бик кадерле, тамашачылар күңеленә хуш килер дип ышанам!
Тулырак: Матбугат.ру
Фото: instagram.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев