Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлсирингә өч кияү генә аз, аңа Ришатны, Элвин белән Раязны да “димләгәннәр”

24 февраль көнне район мәдәният үзәгендә моңлы яшь җырчы Гөлсирин Абдуллинаның "Гөлсирингә - өч кияү!" дип исемләнгән яңа концерт программасы булды.

Диалогка корылган, мини-спектакль рәвешендәге тамашаны үз күзләрегез белән күргән райондашларыбыз бик ошаткан. Җырчының йөрәген яулау өчен өч егет көч сынаша: горур мишәр егете Азат Абитов, Сембердән килгән моң иясе Рәнис Габбазов һәм хыялый, чибәр егет Артур Шөгаепов.
- Егетләрнең өчесе дә уңган-булган, берсенә дә тиңнәр юк. Тамашачы да яратты үзләрен, аягүрә басып алкышлады. Шулай да кайбер тамашачылар үз кандидатларын тәкъдим итә. Кемдер Ришат Төхвәтуллинны, кемдер Радик Юльякшинны миңа тиң күрә, хәтта "Раяз Фасыйховка чык!" диючеләр дә бар. Чаллыда да, Алабугада да мондый тәкъдимнәр белән хатлар яздылар.
Мин инде шаяртып: "Өч кенә егет җитмимени? Ә Раяз Фасыйхов өйләнгән бит инде!" - дим, - дип сөйләгән Гөлсирин Абдуллина. Җырчының әлегә чынлап гашыйк булганы, ярату хисләре кичергәне юк икән әле, дип яза Интертат.ру.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250