Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гомер - агымсу!

Һәр авылның үз сандугачы булган кебек безнең авылның да шигъри талантка ия булган үз кешесе бар.

Әкрен генә сүтәмен
Гомеремнең йомгагын,
Сүтә торгач күрәм кебек
Йомгагымның азагын.

Гомер алмагачымның
Алмалары өлгереп таралган,
Көзләр җиткән, алмагачымда
Сирәк кенә яфраклар калганын.

Яфракларын очып бетәр инде
Алмагачым син дә корырсын,
Гомер шулай үтәр, сиңа вакыт җитәр
Туфракка башын салырсын.

Тугач инде үсәбез
Үсеп гомер итәбез,
Гомеребезнең көзләрен
Матур булуларын көтәбез.

Күңел чиләкләрен түгелмәсен
Барыбызга да шулай итәсе,
Берәм-берәм китәрбез
Килмәсә дә китәсе.
(10 апрель 1999 ел)

Һәр авылның үз сандугачы булган кебек безнең авылның да шигъри талантка ия булган үз кешесе бар. Китаплары басылып дөнья күрмәсәдә, Рәйсә апаның шигырьләре районыбызның «Хезмәт» газетасында даими басылып барыла.

Рәйсә апа Шахиеваның кыскача тормыш юлы белән танышып үтик әле.

Әлеге талант иясе 1931 елның 27 августында Смәел авылында дөньяга килә.

1938 елда Смәел мәктәбенә беренче класска укырга керә. 1-4 классларны абыстайлар өендә укый ул. 5 классны укырга ул Закир абзый салдырган Югары зур мәктәпкә күчә. 8 классны Чепьяга йөреп укый.

15 яшеннән аны Удмурт, Мичәбаш, Тырыш авылларына утын кисәргә җибәрәләр. 1948 елның 10 еллык җыелышында Рәйсә апаны Смәел авылы китапханәсенә китапханәче итеп эшкә куялар. 1954 елда үзенең эшен Борнак авылында дәвам итә. 1955 елда Габделхай абый белән тормыш корып җибәрәләр. Аларның берсеннән-берсе уңган, булган ул һәм кызлары туа.

Тормыш юлының һәр сукмагын атлаган Рәйсә апа, бүгенге көндә дә тормыштан ямь табып, шат күңелле булып яшәвен дәвам итә, дип хәбәр итәләр Смәел мәдәният йорты хезмәткәрләре.

baltasi_kultura

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат бала язмышы