Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Гомер көзе якты булсын", дип тели әтнәлеләр. Кемнәргә? (+фото)

23 ноябрь көнне Әтнә авыл клубында "Кама"күмәк хуҗалыгы терлекчесе Рауза Закирова һәм мәктәп-садикта пешекче Илсөяр Гариповага 55 яшь тулу унаеннан, "Гомер көзе якты булсын" исемле юбилей кичәсе булып узды.

Рауза белән Илсөяр ханымнарны гомер бәйрәмнәре белән котлап, алкышлар астында сәхнәбез түренә урын биргәннән соң, аларның тормыш һәм хезмәт юлларын видеоязма белән тәкъдим иттек. «Кама» күмәк хуҗалыгы идарәсеннән Фаил Гайфуллин, авыл советы башлыгы Рафил Җәләев һәм Әтнә башлангыч мәктәп коллективы үзләренең иң изге теләкләрен җиткереп, юбилярларга бүләкләр тапшырдылар. Сүз тормыш иптәшләренә, балаларына, хезмәттәшләренә, классташларына күчкәч, юбилярларга берсеннән-берсе матур, изге теләкләр һәм бүләкләр белән күмделәр. Кичәбездәге котлаулар, үзәкләрне өзгеч шигъри юллар, матур җыр-биюләр белән үрелеп барды. Шулай ук кичәдә катнашучы барлык әниләргә  әниләр көне уңаеннан ихлас теләкләр яңгырады. Башкарылган һәр җырга экранда клиплар күрсәтелеп барды. Кайткан кунаклар, юбилярлар әлеге кичәне матур итеп оештырган өчен зур рәхмәтләрен әйттеләр.

Ләйсән Вәлиуллина

Әтнә мәдәният йорты мөдире

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев