Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гомерлек язларда калырга язсын

Район мәдәният үзәгендә милләтебезнең мәшһүр шәхесе Гарифҗан Мөхәммәтшинга багышланган кичә узды.

«Гарифҗан, тор әйдә! Каеннарның җырлый-җырлый яфрак ярганнарын тыңларга барасы бар!» Колхозда агротехник булып эшләүче әтисенең улын иртән, таң белән ерак басу янындагы каенлыкка дәшүе бу. Ә анда исә әтисе аңа: «Тыңла, улым, каеннар менә шушындый матур көнне генә җырлый-җырлый яфрак яралар. Бүген аларның иң бәхетле көннәре», дип әйтәчәк...

Шагыйрьнең әтиле балачагы...

Сәнгатьле егет шулкадәрле аһәңле итеп кичәгә алып кереп китте, милләтебез шагыйре, туган телебезнең яклаучысы-саклаучысы, тарихчы, бик күп җырлар авторы, китаплар чыгаручы, районыбызның социаль-мәдәни тормышында гаять тә зур эшләре белән танылган райондашыбыз Гарифҗан Мөхәммәтшинның тормыш юлын залда утыручы тамашачы белән бергә башладык, алып баручылар Фәнзия Төхвәтуллина һәм дә Раил Садыйков белән бергә дәвам иттек.

Чыннан да, үтә дә моңлы кичә булды бу. Юкка гына «Моңлы күңел» дип исем кушмаганнар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов та катнашып, әлеге кичәнең Гарифҗан Мөхәммәтшинның 80 яшьлеге уңаеннан да билгеләп үтелүен җиткерде, аннан соң Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан район үзәк китапханәсенең шагыйрь иҗаты буенча 500 мең сумлык грант отуын һәм кичәнең шушы грант кысаларында узуын да бәян итте, китапханә хезмәткәрләренең иҗади эшләрен зурлап, җанны сихәтләндерүчеләр дип тә бәяләде, мөхтәрәм шагыйребезнең шигырьләрен уку бәйгесендә җиңгән иң нәни кызларны-малайларны бүләкләп узды.

Ә шагыйрь турында белдергән җылы сүзләре – райныбызда яшәүче олуг акыл иясе белән янәдән-янә горурланырга җирлек тудыра. Җыр-моң, бию, шигырь сәнгате белән үрелеп барган кичә популяр талантларыбыз белән янәшә яңа талантларны да сәхнәгә чыгарды. Шигырь бәйгесендә катнашып, призлы урыннар алган төрле яшьтәге балалар, зурлар, өлкән буын вәкилләре бүләкләнде.

Шушы араларда гына Мәскәүдә узган фестивальдә уңышлар яулап кайткан Норма авылы егете, башлангыч сыйныф укучысы Раил Мәрданов гармунда милли көйләр уйнап таң калдырды.

Гармун моңнарын бик тә ярата Гарифҗан әфәнде! Кызганыч, әлеге кичәдә дөньяда барган чир зәхмәтеннән үзен һәм дә гаиләсен, бигрәк тә гомер иткән хәләлен саклау максатыннан килалмады. Шуңа да үзәк китапханә кичәне югары дәрәҗәдә видеотасмаган яздыруны һәм һәрбер мизгелне фотога төшереп алуны максат итеп куйды. Мәгънәле, эчтәлекле, моңлы кичә китапханәчеләрнең эшчәнлегенә бер өлге булып торса, гасырлар буена балкып яшәгән район мәдәниятенең асылын тәшкил итә.

Шагыйрьнең «Гомерлек язым» шигырендәгечә, бай мәдәниятебезгә-сәнгатебезгә һәм дә мөхтәрәм шәхесебезгә гел дә балкып гомерлек язларда калырга язсын.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Моңлы күңел