Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөсләнең кадере югары ноктага кадәр җиткән

Галим Григорий Макаров: «Гөслә ясый торган остаханәләр булдырасы иде...»

– Гөслә шундый серле һәм сихри уен коралы ки, аңа бер тотынсаң, һич кенә дә аерылам димә, – дигән иде районда «Орчык» дигән гөсләчеләр ансамблен оештырган Балтач кызы Айсылу Әсәдуллина. Бу чыннан да шулай булып чыкты әле, «Милли уен кораллары – халкым хәзинәсе» дигән проектыбызның чираттагы сәхифәсе янәдән галиҗанәп гөсләгә багышлана.

Чыннан да гаҗәпләнерлек – гөслә бик кадерле уен коралына әверелеп бара. Бара гына түгел, әверелеп беткән дисәң дә булыр. Эзләнүләр барышында кемгә генә мөрәҗәгать итмә, соңгы сынык икмәген тартып алалармыни, гөсләне шул дәрәҗәдә кадерләп саклыйлар, хәтта әңгәмәдән үк тә качарга тырышалар – борынгы гөсләләрнең бездә барлыгын белә генә күрмәсеннәр янәсе... Уйнамасалар уйнамыйлар (күбесе уйный белми, өйрәнеп калмаган), әмма хәсиятләп тыгып куйган урыннарыннан чыгармыйлар. Бу аңлашыла да, үзгә моңы белән күңелләрне иркәләгән, әби-бабай, әти-әниләре уйнаган гөсләләр балалары, онык-лары өчен якты истәлек, кадерле ядкарь. Шул ук вакытта, тик кибеп кенә ята, алсыннар да уйнасыннар, дип әйтүчеләр дә бар. Авыллардагы мәдәният хезмәткәрләренә уйланырлык җирлек бар бу очракта – Биктәш авылы клубы мөдире Гөлирә Нуриевадан үрнәк алып диясе килә, райондагы ансамбльгә йөреп, ул уйнау күнекмәләренә төшенде.

Субаш авылы гөсләчесе Елизавета апа олыгаеп, инде уйный алмый башлагач, аның да гөсләсен ияләре әти-әниебез төсе ул безнең, дип алып киткән. Дорга авылында гөсләләр ясаучы, җирле «Яшьлек» ансамбле солисты да булып йөргән Александр Чеботарев өчен үз куллары белән ясаган гөслә дә кадерле. Аның хатынының әбисе Анастасия дә гөсләче. Дорга авылы дигәннән, биредә соңгы чорларда гөсләдә ике оста уйнаган – Анастасия Рябчикова һәм Екатерина Иванова.

– Анастасия, керәшен татарларынча әйтсәк, Нәчти тәтәнең гөсләсе Дорга мәдәният йортында музей шикеллерәк оешкан почмакта тора иде, – дип сөйли озак еллар шушы авылда мәдәният хезмәткәре булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялга чыккан Фирдания Алексеева. – Мин эштән чыккач, әнинең якты истәлеген үзебез кадерләп сакларбыз, дип, килене алып киткән. Аны Нәчти тәтәнең әтисенең энесе Федор Андреевич Соляков ясаган булган. Екатерина Иванованың да үз гөсләсе бар иде. Без аларны Балтачка төрле конкурсларга алып йөрдек. Дорга көен шулкадәр матур уйныйлар иде алар. Ул көй интернетта бар, тыңласаң, исләрең китә. Нәчти тәтә белән Кәти тәтә уйный иде, Иванова Анна җырлый иде. Нинди матур вакытлар!..

Әйе, таптык без ул көйне, тыңладык. Чыннан да бик матур, аһәңле, «Галиябану» көен дә Нәчти тәтә гаҗәеп моңлы итеп уйный. Аның уйнавын фольклорчы, Казан консерваториясе галиме Геннадий Макаров аудиотасмага яздырып алган. Геннадий Михайлович Макаров – гаҗәеп шәхес, милли моңнар, милли уен кораллары аның бар гомерен, яшәешен алып тора дисәң дә ялгыш булмас. Безнең Балтач якларында да әллә ничәшәр тапкыр булып, хәтта гөсләчеләребезне ил күләмендә дә таныта алган мәртәбәле, хөрмәтле әфәнде ул. Киң күңелле, кешелекле, гади, ихлас керәшен егетен безнең якларның һәр гөсләчесе белә, хөрмәт итә дисәң дә ялгыш булмас, капкадан килеп керүгә гөсләче Балтач әбиләре аны кочып ук ала торган булганнар.

– Гөслә ул Балтач якларында керәшен, удмурт авылларында бар иде, – дип сөйли мөхтәрәм галим үзе Геннадий Макаров. – Хәзерге вакытта Субаш авылында гөсләдә Хәлил Фәезов уйный, шулай ук Айсылу Әсәдуллина да ансамбль оештырып, эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Әлбәттә, гөсләне кабаттан тергезү өчен бу уен коралының булуы кирәк. Гөсләгә якынайган саен, аңарда уйныйсы килә башлый. 10 февраль көнне Арча районында милли уен коралларында уйнау буенча фестиваль-мастер класслар була. Кызыксынучыларны чакырып калабыз. Бәлки алга таба Балтачта да шундый бәйге-фестивальләр оештырып булыр.

Геннадий Макаров гөслә ясау остаханәләре булдырылсын иде, дигән теләктә, аның фикеренчә, иң беренче уен коралы булу кирәк, уйнарга өйрәнү – анысы икенче вариант.

Геннадий Михайлович әйткәнчә, Хәлил Фәезов чыннан да гөсләне замана мөнбәренә күтәрү яклы, тырыша: гөсләләр ясый, «Туганай» дигән ансамблендә гөсләчеләре бар, балаларны өйрәтә.

– Балтачта Ифрат Хисамов дигән гармунчы бар иде, – дип сөйли Хәлил әфәнде үзе. – 1953 елларда район җирлегендә сәнгатьне үстерүгә дип каладан җибәрелгән белгеч. Гармунда яхшы уйнады. Аның мәдәният буенча безнең район өчен кылган эшләре бихисап. Иң беренче гөсләчеләр ансамблен ул оештырды, шул исәптән, курайчылар ансамблен дә булдырды, тынлы оркестр төзеде. Шул ансамбльләр 1958 елда Мәскәүдәге мәртәбәле Татарстан көннәрендә чыгыш ясадылар.Шундый бөек шәхесләребезнең исеме онытылмасын, саклансын иде.

Субаш авылында Геннадий Дмитриев та гөсләдә уйный. Аңарда – Ананий абыйның гөсләсе-төсе. Шулай ук кулыннан да төшерми, бик кадерләп йөртә ул гөсләне.

– Миңнегөл, Туйна, Анписа, Сәлимә апалар уйный иде гөсләдә, алар инде юк, Лиза апа гына исән-сау, ул да сәламәтлеге какшау сәбәпле уйнамый инде хәзер – дип сөйләп китте Геннадий Дмитриев. – Без ул чакта яшьләр. Әмма ансамбльгә без дә йөрдек. Телевидение аша чыгышлар ясадык. Хәзер менә «Туганай» керәшен ансамблендә чыгыш ясап, Казан, Йошкар-Ола кебек төрле шәһәрләргә йөрибез, Җөридәге республикакүләм Пит-рауга баруны да бер тапкыр да калдырмыйбыз.

Сәхнә ветераны Геннадий абыйның да хәтер-хатирәләре альбомнарга фотосурәт итеп, газета-журналларда чыккан язмалар белән теркәлгән, Мактау кәгазьләре дә бик күп, ТР Мәдәният министрлыгыннан кадәр бирелгәннәре дә бар.

Гөслә әнә шундый хикмәтле уен коралы инде ул, 2020 елның 11 февралендә, Балтач районына визиты вакытында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та күпмилләтле халкыбызның үткәнен-бүгенгесен чагылдырган «Халыклар дуслыгы» музеена керәшен татарлары гөсләсе бүләк итте. Чепья дигәннән, биредә керәшен халык ансамбле оешып, матур гына нәтиҗәләргә ирешүләре турында да беләбез. Тик, сезнең ансамбльдә гөслә бармы дигәч, юк дип җавап бирделәр, ансамбль күбрәк йорт кирәк-яраклары коралларын көйгә җигә икән, соңгы вакытта оешкан да, чыгыш ясаган да юк әле, диләр. Матур башлангыч алган әлеге керәшен ансамблен югалтмый саклау яхшы гамәл булыр, инде гөсләчеләре дә булса, тагын да күркәм күренешкә әверелер. Заманында Чепьяның үз гөсләчеләре дә булган бит.

... Гөслә моңнары. Йөрәкне тибрәтә кыллары... Ул моңнарда ата-бабаларыбызның сагышлы үткәне, бәхетле киләчәге...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Уен коралы