Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Гран-при” иясе – Арборлылар

Театр – кеше күңеленә иң якын сәнгать төредер, мөгаен. Ул кешене, бар гамен оныттырып, сәхнә дөньясына тартып кертә, уйландыра да, моңландыра да, көлдерә дә, елата да, җырлата да, юата да. Ә иң мөһиме, театр игелеклерәк булырга өнди.

2019 ел – Театр елы уңаеннан «Хикмәтле дә, серле дә театр” дип исемләнгән район бәйгесе булып узды. Бәйгедә ел дәвамында балалар һәм зурлар өчен спектакльләр куелды һәм барлыгы 34 мәдәният учагыннан 380 кеше катнашты.

20 декабрь көнне Балтач мәдәният үзәгендә “Хикмәтле дә, серле дә театр” дип исемләнгән район бәйгесенә йомгак ясалды.

Балалар өчен куелган спектакльләр арасында җинүчеләр:

3 нче дәрәҗә лауреат исеменә Түбән Кенә авыл клубының балалар драмколлективы лаек дип танылды. Алар Ләбиб Леронның “Аңгыра сарык җүләре” әсәрен сәхнәләштерде. Җитәкчесе – Кадрия Галимуллина. Әлеге коллектив 6 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

3 нче дәрәҗә лауреат исеменә Алан авыл клубының балалар драмколлективы лаек дип танылды. Алар Галимҗан Гыйльмановның “Булат нигә яхшы укый?” әсәрен сәхнәгә куйды. Җитәкчесе – Лилия Нигъмәтҗанова. Әлеге коллектив та 6 000 сумлык сертификат белән буләкләнде.

2 нче дәрәҗә лауреат исеменә Кенәбаш авыл клубының балалар драмколлективы лаек булды. Алар сәхнәгә Илгиз Зәйниевның “Кәҗә, сарык һәм башкалар” әсәрен куйды. Җитәкчесе – Зилә Зыятдинова. Әлеге коллектив 8 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Энҗе Шәгиева.

2 нче дәрәҗә лауреат исеменә Сәрдек авыл клубы драмколлективы лаек булды. Алар Гузәл Галләмованың “Алтын җирем” әсәрен сәхнәгә куйды. Җитәкчесе – Рәйханә Низамова. Әлеге коллектив 8 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

1 нче дәрәҗә лауреат исеменә Пыжмара мәдәният йорты драмколлективы лаек дип танылды. Алар Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәрен сәхнәгә куйды. Җитәкчесе – Рәйсә Насруллина. Әлеге коллектив 10 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Конкурс барышында тамашачы һәм жюри тарафыннан аеруча зур игътибарга лаек булган номинантлар:

“Иң яшүсмер коллектив” номинациясенә Яңгул мәдәният йорты драмколлективы лаек булды. Җитәкчеләре – Гөлнара Сабирова, Ләйлә Габделхакова. Алар 3 000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

”Иң өлкән коллектив” номинациясенә Салавыч мәдәният йорты драмколлективы лаек дип танылды. Җитәкчесе – Апанова Земфира. 3 000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

”Иң яхшы сәхнә бизәлеше” номинациясенә Субаш мәдәният йорты драмколлективы лаек дип танылды. Җитәкчеләре – Хәлил Фәезов, Эльмира Фаезова. Алар 3 000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

”Хикмәтле дә, серле дә театр” дип исемләнгән драма коллективлары район конкурсында 3 нче дәрәҗә лауреат исеменә Фоат Әбүбәкеровның “Әбиләргә ни җитми” спектаклен сәхнәләштергән Нөнәгәр мәдәният йорты драмколлективы лаек дип танылды. Җитәкчесе – Рамил Нигъмәтҗанов. Әлеге коллектив 6 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

2 нче дәрәҗәдәге лауреат исеменә Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бер генәм” спектаклен сәхнәләштергән Норма мәдәният йорты драмколлективы лаек булды. Җитәкчесе – Зилә Шәрипова, Рәлиф Галиев. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Гөлинә Шәйхетдинова. Әлеге коллектив 8 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

1 нче урынга Илгиз Зәйниевның “Люстра” спектакле белән Кили мәдәният йорты драмколлективы лаек булды. Җитәкчеләре – Халидә Гарифуллина, Фәрит Гарифуллин. Әлеге коллектив 10 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

“Гран-при” иясе дип, Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” спектакле белән Арбор мәдәният йорты драмколлективы лаек дип танылды. Җитәкчеләре – Марат һәм Илназ Габделхаковлар. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Раннур Әүхәдиев. Әлеге коллектив 15 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Гөлнара ГАРИПОВА,

Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр