Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Гран-при отканчы тырышачакбыз”

Район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин 10 май көнне районыбыз данын яклаган «Созвездие-Йолдызлык - 2016» фестивале җиңүчеләрен тәбрикләде.

Әлеге мәртәбәле тантанада катнашу бәхете «Созвездие-Йолдызлык - 2016» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә катнашып, Кукмарада зона өлешендә һәм башкаланың "Уникс" спорт-күңел ачу комплексында үткән турларында уңышлы чыгыш ясап, «Пирамида» күңел ачу үзәгендә гала-концертта җиңүгә ирешкән талантлы балаларга тәтеде. Хореография номинациясендә - икенче урынга лаек булган Балтач урта мәктәбенең 6 сыйныфында белем алучы, район балалар сәнгать мәктәбенең Эрик Васинкин җитәкчелегендәге "ЭРА" бию төркеме һәм конферанс номинациясендә өченче урынны яулаган - Салавыч күппрофильле лицее укучысы Инсаф Зарипов (җитәкчесе Хәмдия Зыятдинова) - барлыгы 31 бала район башлыгының бүләгенә лаек булды.

Шулай ук остазлар, фестивальне оештыруда аеруча зур өлеш керткән белгечләргә дә рәхмәт сүзләре мулдан яңгырады. Күптапкыр матур чыгышлары белән район сәхнәсен бизәгән укучыларын, ягъни Эрик Васинкин җитәкчелегендәге "ЭРА" бию төркемен котлап, Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева "... Баш иеп рәхмәт әйтәм сезгә, балалар һәм остазлар! Гран-при отканчы тырышачакбыз әле, дигән сүзегез бар. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын Сезгә!", диде.

"Уңышлы чыгыш ясап, җиңүгә ирешүнең 60 %ы заманча, зәвыклы, яхшы сәхнә костюмы булудан тора. Безгә бу яктан ярдәм кирәк", дип белдерде район балалар сәнгать мәктәбе директоры Миләүшә Кадыйрова.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чиратында: "Хезмәтегезнең нәтиҗәсе күренә, уңышларыгыз бар. Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итәрбез", дип ышандырды.
Фотоларны фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250