Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөрләп узды Сабантуйлары

«23 июнь көнендә Казан шәһәре Дәрвишләр (Дербышки) бистәсендә зур Сабантуй җирендә якташларыбыз белән горурланырлык вакыйгалар күп булды.

Татар йортын, татар мунчасын һәм башка көнкүреш мизгелләрен милли күренешләргә туры китереп әзерләгәннәр, афәрин аларга”, – дип безгә башкалабыздан шалтыраталар.

Әйе, бу зур чараны үткәрүдә райондашларыбыз сынатмады. Аларныӊ Сабантуйда хәзерләгән аерым мәйданчыгы һәркемне җәлеп итәрлек булды. Республикабыз Премьер-министры Алексей Песошин татар йортын, татар мунчасын карап, соклануын һәм рәхмәтен белдерде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре фольклор коллективлар, гармунчылар туплауга зур көч куйган, көн дәвамында алар тамашачы игътибары үзәгендә булдылар. Кечкенә мәйданчык эчендә татар милли Сабантуй уеннары, ярышлары уздыру күрсәтелде, моны районныӊ яшьләр һәм спорт бүлеге җиренә җиткереп үткәрде. Авыл келәте, бал һәм умарталык буенча күргәзмәне Карадуган җирлеге яхшы башкарган. Татар йортын Норма җирлеге, татар мунчасын булдыру, төрле агач яфракларыннан миллек әзерләүдә Бөрбаш җирлекләре тырышкан. Кешнәп торган тере ат, аны җигә торган сбруйлар, пычкы, чүкеч, чалгы һ.б. хуҗалык инвентарьларын булдыруда Балтач җирлеге күп көч куйган. Самавырлар һәм, гомумән, чәй күргәзмәсен Кече Лызи җирлегенә тапшырып ялгышмаганнар, әйбәт чыккан. Талдан үрелгән “Ива мебель” җиһазлары нур өстенә нур булды, ярган, кискән утынын, печән кибәнен хәзерләп Яӊгул җирлеге аерым бер ямь өстәде. Татар өен, мунча, келәт, һәм тулысынча мәйданны җыештыру, ямь кертү белән район китапханә хезмәткәрләре шөгыльләнде, барлык коллективларны, җиһазларны алып бару һәм алып кайтуга районныӊ “ХЭС” оешмасы булышты һәм матур итеп башкарып чыкты. Ә инде килгән кунакларны ашату һәм сыйлауны район кулланучылар җәмгыяте җиренә җиткереп үтәде. Барлык хезмәте кергән райондашларыбызга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй