Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөслә чыңы кайтты

Мәдәният үзәгендә «Аһәңле Татарстан» халык музыка уен коралларында уйнаучыларның республика фестивале узды. Биредә көндез бәйгенең 19 районыннан килгән катнашучылар арасында өченче сайлап алу туры үтсә, кичен тамашачы хозурына Гала-концерты тәкъдим ителде.

Фестивальдә районыбызның «Орчык» гөсләчеләр ансамбле һәм гөсләдә көйләр башкарган Айсылу Әсәдуллина I дәрәҗә, ә Кенәдән Гөлкәй Хәйруллина курайда уйнап III дәрәҗә лауреат исемнәре алдылар. Гөслә ясаучы осталарыбыз да махсус бүләкләргә ия булдылар.
Шундый сирәк уен коралы һәм анда уйнаучы осталар безнең районга каян килгән дисезме? Субашта «Гөсләнең кабаттан кайтуы» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелә. Бу сөйләшү чормаларда тузан җыеп яткан гөсләләрне кабаттан торгызуга, анда уйный белүчеләрне барлауга зур этәргеч була.
Субаш, Дорга, Биктәш авылларында элекке еллардагы гөсләче ансамбльләр һәм аерым башкаручыларның исемнәрен ачыклыйлар. Мәсәлән, бүгенге көндә Субаш гөсләчеләр ансамбленә йөргән Елизавета һәм Анфиса апалар, Биктәштән Зоя Алексеева, Доргадан Анастасия Рябчикова бар. Аларда иң борынгы гөсләләр дә сакланган.
«Орчык» гөсләчеләр ансамбле составын сәнгать мәктәбе укытучылары Фәридә Гарәфетдинова, Гүзәл Әскарова һәм Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәлил Фәизов белән Геннадий Дмитриев тәшкил итә. Ансамбль җитәкчесе район мәдәният үзәге хормейстеры Айсылу Әсәдуллина бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясенең 3 курс студенты.
Традицион керәшен халык көйләрен гөсләдә башкару буенча диплом эше яза. Фәнни җитәкчесе, доцент Геннадий Макаров белән берлектә районыбызның алда исемнәре телгә алынган гөсләчеләре белән очрашып, аларның уйнауларын диктофон тасмасына яздырып, көйләрне нотага күчереп, сәнгать әсәре дәрәҗәсенә җиткерү өстендә эшли. Айсылу Биктәш, Арча авыл көйләрен Зоя Алексеева һәм Елизавета Иванова өйрәткәнчә, үзенчәлекле итеп башкара.
Быел «Түгәрәк уен» республика фестивалендә дә сынатмый. «Субаш авыл көе» һәм «Су буйлап» әсәрләрен гөсләдә зур осталык белән башкарып, 1 дәрәҗә лауреат булып таныла.
Халыкның борынгы уен коралы булган гөсләне кире кайтару һәм торгызу кирәк дигән фикерне ныгытты бу чара. Районда әле гөслә ясаучы осталарыбыз да бар икән. Алмаз Миргалимов, Хәлил Фәизов һәм Александр Чеботарев борынгы гөсләләргә карап, яңаларын иҗат иткәннәр.
Гала-концертта курай, думбра, мандолина, авыз гармуны, барабан, кубыз, сорнай, гармунның бик күп төрләрендә һәм агач кашыкларда уйнаучыларны күреп тә хозурландык. «Сорнай» фольклор татар вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы да зур алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250