Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл белән Илдарны Сабантуйдан Сабантуйга вертолет белән генә йөрткәннәр

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов быелгы Сабан туе бәйрәмнәрен җирдән генә түгел, күктән дә күзәтте. Эш шунда: җырчылар быел бер бәйрәмнән икенчесенә вертолет белән генә хәрәкәт иткән.

- Беренче көнне Самара өлкәсе Усман авылындагы Сабан туе бәйрәмендә катнаштык, аннары Башкортстанга очтык. Башта Бакалы районында чыгыш ясадык, аннан соң Илеш районы Яркәй авылына юл тоттык. Икенче көнне исә Әтнә районы Бәрәскә авылында, аннары Нижгар өлкәсендәге Татар Моклокасы авылында чыгыш ясадык, - дип сөйләде Гүзәл Уразова Intertat.ru хәбәрчесенә.

Гүзәл сөйләвенчә, кая гына барсалар да, аларны һәркайда көтеп алалар икән. "Сабан туе бәйрәмен бик яратам, һәр җирдә җылы кабул итәләр. Бәрәскә авылында, мәсәлән, үзем дә ярышларда катнаштым. Мин чүлмәк ватып, көянтә-чиләк белән су ташып, ә Илдар капчык сугышында катнашып бүләкләр оттык. Бүләккә халат, балалар күлмәге, бер ир-ат күлмәге һәм Сабан туе яулыклары эләкте", - диде җырчы.


http://intertat.ru

Фото: http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250