Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл Минакова-Сибгатуллина улы Арслан хакына Камал театрыннан эштән киткән

Гүзәл Минакова- Сибгатуллина Камал театрыннан эштән киткән. Журналист сәбәпләрен ачыклый һәм охшаш мисаллар нигезендә киләчәкне фаразлый.

Гүзәл Минакова- Сибгатуллина Камал театрыннан эштән киткән. Безнең журналистыбыз сәбәпләрен ачыклый һәм охшаш мисаллар нигезендә киләчәкне фаразлый.

Татар театры тарихында калган легендар спектакльләрнең яңа куелышларында төп рольләрне башкарган актриса Камал театрыннан үз теләге белән эштән киткән. Сүз “Зәңгәр шәл”дә - Мәйсәрәне, “Диләфрүзгә дүрт кияү”нең заманча версиясендә (“Диләфрүз—Remake”) Диләфрүзне уйнаган Гүзәл Минакова-Сибгатуллина турында бара. Гүзәлнең театрдан китүен аның биш яшьлек улы сораган.

Гүзәл Минакова 1987 елның 11 маенда Татарстанның Алексеевск районы Ялкын бистәсендә туа. 2008 елда Казан мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый һәм Галиәсгар Камала исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Камал театры сәхнәсендәге беренче рольләре - Туфан ага Миңнуллинның Мирхәйдәр Фәйзи мелодрамасына таянып язылган «Галиябану, сылуым-иркәм» спектаклендә Галиябану һәм "Гөргөри кияүләре"ндә – Анук.

Гүзәл Минакова-Сибгатуллина – “Туган тел”не һәм “Гамлет”ны сөйләп, «Священная война»ны җырлап танылган, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында куелган “Сөембикә” операсында Үтәмеш ролен башкарган 5 яшьлек Арслан Сибгатуллинның әнисе. Гүзәлне телетамашачы “Тапшырылган хатлар” фильмында Галия роле аша да хәтерли. Кастингка Гүзәл улын алып килгән булган, әмма үзе дә катнашып, көтмәгәндә Галия булып куйган.

Быел Сибгатуллиннарның икенче улы Әскәргә өч яшь тулган һәм икенче баласы белән декрет ялында утырган Гүзәлгә инде эшкә чыгарга вакыт җиткән.

“Актриса Гүзәл Минакова, үз теләге белән гариза язып, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрыннан китте. 2012 елдан бирле ул декрет ялында булды. 2018 елның августында Гүзәл труппага эшкә чыгарга тиеш иде, әмма ул үзен балаларын тәрбияләүгә багышларга дигән фикергә килде. Театр җитәкчелеге актриса белән дустанә мөнәсәбәттә хушлашты һәм киләчәктә аның кабат театрга кайту мөмкинлеген кире какмый”, - дип аңлатты театр җитәкчелеге Гүзәлнең эштән китүе мәсьәләсен.

Гүзәл үзе дә шушы җавапны куәтләде. “Августта Фәрит абый Бикчәнтәев: “Гүзәл, эшкә чык”, -дип чакырган иде. “Безнең театр тарихында ул кадәр озак декретта утыручы булмады. Бөтен ана да баласын андый дәрәҗәгә күтәрә алмый”, диде. Театрга чыккач Арслан белән иркенләп йөрергә вакытым булмаячагын да кисәтте, гастрольләр дә башланачагын әйтте. “Уйла!” диде.

Без ул көнне театрга Арслан белән бергә килгән идек. Улым: “Әни, син театрга чыксаң, мин бүтән чыгыш ясый алмам”, - диде. Без ул вакыт “Сөембикә” операсын чыгара идек. Арсланга Үтәмеш ролен бирделәр. Безнең театрда яңа сезонга әзерлек башланды. Мин уйладым да, театрга чыга алмавымны аңладым. Казанда дәү әниләр юк, няняларга ышанмыйм. Әтиебез гел эштә. Арсланның концертлары да күп. Еш кына Мәскәүгә, башка шәһәрләргә чакырып торалар”, - дип сөйләде Гүзәл.

“Бу карар миңа бик авыр бирелде. Озак уйладым. Мондый карарны йөрәгемнән умырып алдым. Әмма хәзер шулай кирәк иде. Хәзергә мин балаларга күбрәк кирәк”, - диде ул.

Гүзәлгә “Син кыю”, диючеләр дә, “Зур рольләрең була торып киттең”, дип аптыраучылар да булган. Мәскәүдә очрашкач, актер Камил Ларин, аптырап: “Ты что, как же без театра, тебе нужно играть”, - дигән.

Сүз уңаеннан, Россия кинематографиясе актеры Камил Ларин белән Гүзәл Сибгатуллина әле дөньяга чыкмаган “Кире” фильмында бергә төштеләр. Фильмның сюжеты төгәл билгеле түгел, ләкин аларның геройлары бер-берсенә гашыйк була булса кирәк дигән фаразларым бар.

“Театрны сагынам. Премьераларга Арслан һәм Әскәр белән йөрибез. Мине җылы кабул итәләр, - ди Гүзәл. - Проектлар бар, эш күп. Өйдә утырырга вакыт юк. Шәхси студиямдә актерлык осталыгына укытам. Эшкә тәкъдимнәр дә бар. Әмма әлегә Арслан һәм Әскәр белән шөгыльләнәм”, - ди Гүзәл.

Арсланның киләчәге мәсьәләсендә ул үзенең “фанатичка” булмавын ассызыклый: “Арслан артист булмаса, ул юлдан китмәсә, борчылмаячакмын. Ә бүгенге көндә мин улыма кирәкмен”, ди ул.

Бүгенге көндә Арслан Сибгатуллин иң популяр татар балаларының берсе. Бер генә мисал, аның дүрт яшендә төшерелгән клибын интернетта 130 меңнән артык кеше караган. Малахов, Галкин телетапшыруларында катнашты, аның телевидение чыгышлары бихисап.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Солтан Исхаков, Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр