Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл Уразова әбисенең протезын кемгә бүләк иткән?

Гүзәл Уразова Мәскәүдә яшәүче ахирәтенә әбисенең протезын бүләк иткән. Бу хәл уллары Самирның шуклыгы аркасында килеп чыккан. Җырчы үзе Инстаграмында әлеге кызыклы хәл турында үзе язган

Бу хәл уллары Самирның шуклыгы аркасында килеп чыккан. Җырчы үзе Инстаграмында әлеге кызыклы хәл турында болай дип язган:

«Күптән түгел Мәскәүдә яшәүче ахирәтемнең туган көне иде. Бүләккә нәрсә алырга икән дип озак баш ваттым. Бар киемгә дә килешә торган бер матур сумка алырга булдым. Шулай аны өйгә алып кайттым да, якын көннәрдә Мәскәүгә баручы булса, алар аша җибәрермен дип уйладым. Ул көнне өй тулы кунаклар иде. Алар арасында олы яшьтәге абый-апалар да бар.

Ерактан килгән әби, юлдан соң арыпмы, иртә йокларга ятты. Йоклар алдыннан, гадәттәгечә, теш протезын стаканга салып куйган. Самир моны аптырап карап торган һәм, әби йокыга китү белән, протезын алып, безгә күрсәтми, рәхәтләнеп уйнаган. Уйнап туйгач, берсе дә күрмәсен өчен бу протезны ахирәтемә бүләккә дип алган сумка эченә салган. Әби иртән уянды, протез юк. «Әби, синең протезың кемгә кирәк инде?» — дибез, тынычландырабыз. Тапмадык, әби өенә тешсез кайтып китте…

Берничә көннән Мәскәүгә баручы булды да, аның аша ахирәтемә бүләкне җибәрдем. Кич шалтырата: «Сумка өчен зур рәхмәт, ошады. Әмма протезы әлегә кирәкмәс иде, иртәрәк миңа», — ди. Менә шулай: әбинең Татарстаннан чыкканы да юк, әмма протезы, Мәскәүләрне күреп, самолетта исән-сау әйләнеп кайтты», дип уртаклашкан Гүзәл Уразова.

Бала булган өйдә сер тормас ди. Әйбер дә, хәтта протез да тормый икән, дип яза Кызыл таң.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл Уразова