Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл Уразова Elvin Grey белән дуслашкан?

Шушы көннәрдә Казандагы «Пирамида» концертлар залында шаулап-гөрләп Гүзәл Уразова концерты узды.

Зурлап уздыргач, күпләр юбилеен бәйрәм итә икән дип уйлады. Əмма тамаша барышында 37 яшь тулганын алып баручылар әйтеп үтте. Əмма түгәрәк дата да бар - җырчының эстрадага аяк басканына 15 ел.

Тамаша алдыннан җырчы бик күп сюрпризлар вәгъдә иткән иде. Һәм сүзендә торды. Иң зур сюрпризы - ул рус эстрадасының танылган җырчысы Согдиананың сәхнәгә чыгуы. Ул үзенең хит җырын һәм Гүзәл белән "Нигә генә"не дуэт итеп башкарды. "Гүзәл белән без күптәннән дуслар. Ул миңа шулкадәр ошый: тавышы да, сөйкемлелеге дә", - дип, җырчыны туган көне белән котлап китте.

Татар эстрадасы йолдызларыннан - Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Əхмәтова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар чыгыш ясаган. “Туган көнгә буш кул белән килмәгәннәр: Илсөя сарык бүләк итте, ә Рамазановлар – каен себеркесе... Ришат котлавында: "Гүзәл кебек тормыш иптәше эзлим үземә", - дип әйткән. Фирдүс эстрадага аяк баскан елларын - Уразовада алып баручы булып эшләгәннәрен хәтергә алды. "Шунда мин "звезда" булдым инде. Илдар белән ачуланышкан чаклар да була иде. Белмим, Гүзәлне миннән көнләште микән", - дип, үзенчә кызык сөйләгән.

Тамашага килә алмаган җырчылар видеокотлау җибәргәннәр. Котлаучылар арасында Elvin Grey да бар иде. "Мин дә синеке кебек ишле гаилә турында хыялланам", - дигән видеоязма җибәргән дип яза Өмет.

Шәһри Казан.

Фото: omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев