Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл Уразованы коткарырга МЧС килгән

"Бу клипны мин тыныч кына карый алмыйм. Съемкалар хәтергә төшә. Беләсезме, без бит анда бата яздык!"

Артистлар тормышы һәрвакыт көтелмәгән вакыйгаларга бай була. Бигрәк тә иҗат процессы вакытында алар төрле кызыклы, кайвакыт куркыныч хәлләргә дә юлыгып куя. Шулай Гүзәл Уразованың «Килче-килче» җырына клип төшерү дә ахыр чиктә яшәү өчен көрәшүгә әверелгән.

«Бу клипны мин тыныч кына карый алмыйм. Съемкалар хәтергә төшә. Беләсезме, без бит анда бата яздык! Андагы салны (плотны) без үзебез ясадык. Шуны суга кертеп, аның өстендә «как ни в чем не бывало» биергә тиеш идек. Су агымы алып китмәсен өчен бауга кирпечләр урап, якорь да ясадылар.

Утырдык салга, йөзеп кереп киттек. На всякий пожарный, таяк та алдык. Хәйран гына кердек, съемкалар башлады. Биибез, елмаябыз! Ялгыш селкенсәң, су астына төшеп китәсебезне дә аңлыйбыз, борчылабыз...
Берничә дубль булды. Булдырганча биедек.

Съемкалар тәмам. Тик кире ничек чыгарга? Теге таяк белән ишкәкләп карыйм, барып чыкмый. Әле ул таяк белән елганың тирәнлеген дә белә алмыйбыз, озынлыгы җитми. Куркыта. Илдар чаң сукты, нәрсә эшләргә белми. Әмма яшисе килсә, җаен табасың икән: салга ятып, куллар белән ишкәкләп, ярга чыктык...

Чыгып та җиттек, безне коткарырга МЧС килде...

Һәр клип - бик күп көч таләп итә торган хезмәт. Әмма без моны чын күңелдән, сезнең өчен эшлибез», – дип яза җырчы Инстаграм аккаунтында. Нинди генә экстремаль шартларда эшләми артистлар... Барысы да яраткан тамашачылары өчен, дип яза «Сәхнә» журналы.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл Уразова