Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл Уразованың тамашачысы бүләгенең яртысын кире сорап алган

"Миңа шок булды", - ди җырчы.

- Чаллы концертында бер малай сәхнәгә ике плитка шоколад алып менде. Без, шоколадларны алып, аңа плакат биргән идек. Берсе миңа, берсе сиңа, дип, теге шоколад плиткәсенең берсен алып төшеп тә китте. - ди ул.

Укучыларның күбесе малайны хуплаган:

«Дөрес эшләгән. Алайса, сезгә күп була бит».

«Братларча булган».

«Бәбкәм. Әле ничек биргәнче ашамыйча түзеп торган».

«Дөрес, бүлешергә кирәк».

«Үзегез белеп бирсәгез дә булыр иде андый чакта».

«Плакатны да берне генә биргәнсездер, шуңа шулай дигәндер».

«Берәр чиновник баласыдыр, откат схемасы буенча эшли».

«Гүзәлнең фигурасы өчен кайгырган».

«Чәчәк биргән балага Сез үзегез шоколад бүләк итегез! Плакат тотып, нәүмизләнеп сәхнәдән төшеп китәләр, үзегез уйлап карагыз, бала өчен кайсысы кызыклырак?»

«Моның бернинди көлкесе дә юк инде, бала бит ул, нигә шунда ук шок, уф».

«Нишләп көлкесе булмасын. Миңа бик кызык булды. Мондый хәл булганы юк иде. Позитивчик», — дип җавап кайтарган Гүзәл Уразова.

Автор: Ризида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев