Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл Яхина романнары Дмитрий Медведевка көчле тәэсир ясаган

Язучының ике романы да сәясәтчедә кызыксыну уяткан.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев тумышы белән Казаннан булган язучы Гүзәл Яхина иҗаты белән кызыксынган. Бу хакта ул үзе Россия телеканалларына интервью барышында әйтте. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

“Ахырдан язылган китабы (“Балаларым минем” – Т-и иск.) миңа нык тәэсир итте. Алай дисәң беренчесе дә (“Зөләйха күзләрен ача” – Т-и иск.) бик тә, бик тә тәэсирле”, - дигән Хөкүмәт башлыгы.

Медведев ике китапның да “Яхшы әдәби теленә” һәм “кызыклы фабуласына” игътибар иткән. “Бу чынлап та әдәбият”, - дип шәрехләгән ул.

Премьер үзен кызыксындырган башка китаплар, шул исәптән, Виктор Пелевин һәм Нобель премиясе лауреаты — кытайлы Мо Ян әсәрләре турында да сөйләгән. Шул ук вакытта ул беренче чиратта эшлекле кәгазьләр һәм документлар укырга тиеш булуын әйткән.

  •  “Татар-информ” элек Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча сериалның беренче күренешләрен 2019 елның көзендә күрсәтәчәкләр, дип хәбәр иткән иде.

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гүзәл Яхина