Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Халисә Ширмән иҗаты

Бүген... Бүгенге көн чиста әле. Борчулар юк, юк кайгы... Иртәге көн ни китерер миңа? Ниләр күрсәтер тагы?! "Татар юрап китерә" дип, әбкәй Әйтә иде бераз куркытып. "Болай юра: Иртәге көн я яңгырлы булыр, Я җибәрер әле суытып... Ни әйтсәң дә, ниләр юрасаң да, Үз башыңа гына булмасын! Ә табигать... барсын...

Бүген...
Бүгенге көн чиста әле.
Борчулар юк,
юк кайгы...

Иртәге көн ни китерер миңа?
Ниләр күрсәтер тагы?!

"Татар юрап китерә" дип, әбкәй
Әйтә иде бераз куркытып.
"Болай юра:
Иртәге көн я яңгырлы булыр,
Я җибәрер әле суытып...

Ни әйтсәң дә, ниләр юрасаң да,
Үз башыңа гына булмасын!
Ә табигать... барсын күтәрә ул.
Сабыр савытларың тулмасын!"

Эх, әбекәй!
Үзең һич белемсез,
Мәдрәсәсез карчык идең син.
Белдең микән әйткән һәр сүзеңнең
Нәкъ тормышча, дөрес киләсен?

...Тыңламадым...
Тыңламадым сине.
Юрадым да, һаман юрадым.
"Аһ, иртәгә... Ваһ, иртәгә!
Ходай,
Түземлекнең җибәр зуррагын!"

Түземлек бар җирдә авырлык бар.
Түздем инде... Түзеп карадым.
Ә аннан соң... Әбкәй сүзен тотып,
Гел аныңча гына юрадым:

"Иртәге көн я яңгырлы булыр,
Я җибәрер әле суытып..."
Һәм шуннан соң...
Минем башка килгән авырлыклар
Минем яннан үтте юыртып!

Бүген...
Бүгенге көн чиста әле.
Борчулар юк,
юк кайгы...
Иртәгәсен тагы кояш чыгар.
Ә болытлар...
Ә болытлар күптән таралды!

Халисә Ширмән,

Казан,
2013.

Фото: proza

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250