Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һәрберсенең үз тарихы

Милли уен кораллары – мәдәниятебезнең йөзе, күңелләрнең нуры, рухи байлыгы.

Борынгы әби-бабаларыбыз әлеге уен коралларында уйнап, хезмәттәге авырлыкларны җиңеләйткәннәр, сагышлы җаннарына дәва алганнар. Уен кораллары әхлак-тәрбия ягыннан да зур роль уйнаган, хәзер дә бит моңга, музыкага тартылган баланың күңелендә явызлык булмый, киләчәккә дә калмый диләр, белмибез, күпмегә дөрестер, әмма чыннан да гармун, тальян, курай, мандолина һәм башка милли уен коралларын үз итүчеләр белән аралашканда аларның күңел байлыгына, ихлас милли хисләренә сокланасың.

«Хезмәт» газетасы инде ел башыннан алып «Милли уен кораллары – халкым хәзинәсе» дигән проектны эшкә җигеп, район җирлегендә сакланып калган милли уен коралларын барлый, эзли, таба, аңарда уйнаучылар белән аралаша, уй-хисләрен газета битләрендә яктырта. Йөри торгач районыбыз музейларында да милли уен коралларыбыз саклана микән дигән сорау да туа, хәер, музейларга сәяхәт вакытында без ул уен коралларын күрәбез, гид аерым тукталып сөйләмәсә, артык игътибар да бирми узып китәбез. Ә менә һич кенә дә тукталмый мөмкин түгел тукталышлар да була. Мәсәлән, Карадуганда Муса Җәлил музеендагы мандолинаны гына алыйк. Тарихи һәм кадерле мандолина бу, музей өчен дә, районыбыз өчен дә. Әлеге мандолинада герой-шагыйрь Муса Җәлил үзе уйнаган һәм ул аны Мөбинә исемле кызга бүләк иткән була. 1983 елда Мөбинә Таһирова Карадуганга – музейга килә. Шунда ул Муса Җәлил музеен экспонатларга, чыганак-ларга баету максатыннан янып йөрүче, әлеге музейны оештыручы Бакый Зиатдиновка мандолина турында сөйли һәм аны музейга тапшырасы килү теләген белдерә. Мәскәүдә яшәүче Мөбинә апага Бакый Шәймуллович тиз генә барып җитә алмый, һәм Санкт-Петербургка эшлекле сәяхәткә барганда Мәскәү аша узарга туры килә. Бакый ага шунда Мөбинә апаларга шалтыра, аңа танышының мәрхүмә булуын, җирләргә җыенып йөрүләрен, ә мандолинаны, чыннан да, Балтачтагы музейга васыять итеп калдыруын әйтәләр. Шулай итеп, Бакый ага мандолина иясен соңгы юлга озатуда катнашып, уен коралын музейга алып кайта. Шуннан бирле әлеге уен коралы музейга килүчеләрнең игътибарын һәрдаим үзенә җәлеп итә торган экспонат булып тора. Әлеге мандолина 1912 елда Италиянең Катания дигән шәһәрендә ясалган.

Шуны белдек, безнең музейларыбызда милли уен коралларыбыз әллә ни күп сакланмый икән. Менә, мәсәлән, Карадугандагы музейда шушы мандолинадан кала Бакый Зиатдиновның әтисе Шәймулла абзыйның тальяны саклана, бу уен коралы инде Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларын күргән, сугышта аякларын өздергән Шәймулла ага шушы тальянында уйнап, күңеленә юаныч алган, сугыш мәһшәрләрен онытып торган. Бакый абыйның бертуганы Азат Зиатдинов та әлеге тальянда бик яратып уйный торган була. Тагын бер гармун бар – анысы Нормабаш авылында туып, Норма авылында гомер кичергән Тәлгать Газизовныкы, музейга балалары тапшырган. Телгә алган әлеге шәхесләр инде якты дөньяларда юк, искә алуыбыз рухларын шат кылса иде.

Борынгы һәм заманча музыка уен кораллары дигәндә, без кыллы гөсләне, сазны, думбраны, мандолинаны, гыҗикны күздә тотабыз. Кубыз, тарак гармун – мембраналы уен кораллары. Кыңгырау, шөлдер – үзтавышлы уен кораллары. Таш сыбызгы, көпшә курай, курай, сорнай – тынлы уен кораллары. Дэф, дунгур, думбурзяк – кагып уйнала торган музыка кораллары. Безнең музейларыбызда бу борынгы уен кораллары сакланамы соң? Менә, мәсәлән, Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеенда сорнай (волынка) бар, мари халкының уен коралы ул, 1890 елларда Вятка якларындагы Лоб Гора авылында яшәгән А. Изергинныкы була, музейга мәңгелеккә саклауга 1969 елда тапшырыла. Биредә тагын милли уен коралы – курай бар, аны 2000 елда Башкириядән килгән делегация вәкилләре бүләк итә. Гармуннар, тальяннар белән янәшә, 2000 елларда район мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Рафис Садыйков «Халыклар дуслыгы» музеена үзгә гармун-тальянка тапшыра. Тальянка үрнәкләрен 1890 елда иң беренчеләрдән булып атаклы рус мастеры Николай Буров ясый, аннан башка мастерлар да аңа кушыла, тагын яңа үрнәкләр барлыкка килә башлый. Музейның бер почмагына куелган тальяннарга, гармуннарга аерым игътибар итми булмый. Сугыштан соңгы елларда, демобилизациядән соң Чепьяда эшләгән Мәгъсүм Туктаровның музыка-тальяннары ул. Мәгъсүм Туктаров – Сергач татары. 1913 елда Горьков өлкәсенең Сергач районы Шубино авылында дөньяга килә. Балачактан музыкага тартыла, башлангыч музыкаль белем ала. Уйламаганда гына, гастрольгә килгән артистлар труппасына эләгә. Аны өстәмә баянчы итеп алалар. Биредә ул озак уйнамый, аны Казандагы Г. Камал исемендәге театрга алалар. Бөек Ватан сугышы башланганчы шушы театрда эшли. Ул төрле уен коралларында оста уйный. Сугыш елларында хәрби частьлар буйлап концертлар куеп йөри. Украинада партизан отрядында хезмәт итә. Сугышчан хезмәтләре өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы һәм өченче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнә. Демобилизациядән соң аны Чепьяга җибәрәләр. Биредә 1946 елдан башлап 1978 елга кадәр мәдәният йортында баянчы булып эшли. 1978-1980 елларда Арча районы балалар йортында ятимнәрне гармун уйнарга өйрәтә. 1980 елдан башлап 1983 елга кадәр Саба урман хуҗалыгының мәдәният йортында баянчы була. Рәисебез Рөстәм Миңнехановның әтисе белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә эшлиләр, Нургали әфәндене баянда уйнарга да өйрәтә. 1983 елда мәрхүм була (безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, Мәгъсүм Туктаров Чепья якларының активисты, волонтер егет Давид Турганалиевның әбисенең (әнисе ягыннан) әтисе булып чыкты З.Ш.).

Музейдагы уен коралларына – экспонатларга карыйсың да, халкыбызның милли уен коралларына карата нинди бөек хисләр кичерүен аңлыйсың. Ватандашларыбыз гармун моңнарыннан дәһшәтле сугышта да аерылмаган, шуның белән көрәшкә рухланган, җиңү яулаган. Тагын «Халыклар дуслыгы» музеенда өч гөслә бара, берсе – Иске Чепья авылыннан Муллагалиевлар гаиләсенеке, икенчесе – 2020 елның 11 февралендә районга визиты вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк иткәне, өченчесе Иске Чепья авылында Чупановлар гаиләсеннән алынган гөслә. Бөек Ватан сугышы ветераны М.Чупанов бик озак еллар әлеге гөсләдә уйнарга яраткан.

Менә шундый уен кораллары музейларыбызда саклана. Шода авылындагы Мирхәйдәр Фәйзи музеенда да ике уен коралы бар, берсе 1949 елгы гармун, аны Киров ягы Носла авылыннан алып кайтканнар, икенчесе – курай, 1991 елда музей ачылганда Казаннан килгән делегация вәкилләре бүләк иткән.

Әле тагын мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә, балалар бакчаларында оештырылган музей-почмаклар бар, аларда да сирәк кенә булса да кызыклы тарихка ия музыка кораллары күренә.

Язманы укыгач, музейларда уен кораллары аз икән дигән уй туарга мөмкин. Ел башыннан бирле район җирлегендәге уен кораллары белән кызыксына килгәч, шуны әйтә алабыз, районыбызда яшәүче һәр милләт вәкиле диярлек, татармы, русмы, удмуртмы, маримы, кемдә борынгы уен коралы бар, ул аны әтисенең, әнисенең яки якын туганының төсе итеп саклый, берәр чарага биреп торган очракта да тизрәк кире кайтару ягын кайгырта, артыгын кызыксынсаң, бездә юк инде ул дип, арттырып әйтүләре дә ихтимал, – алмасыннар, кагылмасыннар гына. Һәм бу аңлашыла да, әлбәттә. Шуңа да зур һәм мәртәбәле музейларда милли музыка уен коралларының санаулы гына булуына гаҗәпләнә торган түгел, музейга килеп җитмәгән уен кораллары – хуҗаларында саклана. Алар аны яшереп-җыеп куйган урыннарыннан сак кына тартып чыгаралар да, баланың башыннан сыйпагандай, тузанын сыпыра-сыпыра, уйный белмәсәләр дә, үзгә бер рәхәт халәттә кылларын чиртеп куялар. Шул кылның моңнары аларны үткәннәргә, әти-әниле балачакка, сәхнәләрдә, болыннарда гөрләтеп әйлән-бәйлән уйнап, биеп-җырлап үткән ямьле яшьлеккә алып кайта. Уйный белгәне, өйрәнеп калганы инде көйләр суза. Кайчакта уйлап куясың, өйдәге экспонатлар бәхетле – аларны кулга алып уйнап була диясең, музейдагыларның да язмышы хәл ителгән – алар югалмый, мәңгелеккә кадерле экспонат булып сак-лана. Әйе, кайда гына саклансалар да, милли уен коралларыбызның кадере бетмәсен, остазларыбыз яшь буынга көйләр өйрәтү өстендә эшләсен, борынгы гореф-гадәтләребез, халкыбыз хәзинәләре күңелләреннән җуелмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли мирас Милли уен кораллары