Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” рәсем конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде

Бүген - 22 апрельдә район башкарма комитетының утырышлар залына районыбыз мәктәпләренең 7-18 яшьлек укучылары арасында узган "Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән" дигән рәсем конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче буенча урынбасары һәм районның хезмәт шартлары һәм саклау буенча координацион совет рәисе Илшат Галимуллин әлеге рәсем конкурсының әһәмиятен аңлатып, көндәлек тормышта хезмәтне саклауга булган игътибарның ни дәрәҗәдә зур булуын бәяләп үтте. "28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтелә, сез үзегезнең активлыгыгыз белән бу чарага зур өлеш кертәсез. Конкурска барлыгы 28 эш каралды. Сайлап алу турында жюри тарафыннан конкурсның тиешле таләпләрен һәм шартларын төгәл үтәп башкарылган эшләргә генә игътибар ителде", дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250