Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иң кадерле кешем

Балтач авылында яшәүче әнием Ләйлә Салиховага багышлыйм.

Әткәй-әнкәй минем пар канатым,
Сез булганда денья түгәрәк.
Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп
Яшик әле - яшик бергәләп.
Әниләр турында мәңге сөйләп була. Әгәр дә ана кешенең йөрәгендә булган барлык яхшылык һәм изгелек тирә-якка нур булып балкый алса, дөньядагы барлык начарлык, язгы кояш астындагы кардай, бер минутта юк булыр иде. Миңа калса, ана кеше турында сөйләргә бик кыен. Чөнки иң якын кешеңне сыйфатлаганда, күңел түрендә сакланган, беренче карашка кечкенә, күзгә күренмәс кенә булып тоелган, ә чынбарлыкта иң мөһим сүзләрне әйтмичә калырсың булып тоела. Ана кеше гел синең хәлләреңне сораша, төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга булыша. Кирәк чакта киңәш биреп, иң якын дустың була белә.
Балачактан бирле шундый рәсем күз алдымда. Иртәнге чак: әни йомшак кына кагылып укырга уята, җылы чәй әзер, күптән мине көтеп тора. Һәр иртә әни - матур, яшь, нурлы йөзле, әйтерсең лә бөтенләй дә йокларга ятмаган. Күпме еллар үтсә дә әнинең йөзе гел шулай чибәр булып күз алдымда саклана. Аның бер дә тормышка, авырлыкларга зарланып бирешкәне юк. Әниләрнең мәхәббәте, тәрбияләре өчен зур рәхмәт белдерик. Һәм алар алдында без - балалар, мәңге бурычлы икәнебезне онытмыйк. Сәбәпсез әниләрне яратуыбызны әйтеп һәм оялып кына, ләкин чын күңелдән елмайган йөзләрен күреп сөенеп яшик.
Фото: http://rodnik-dobra.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250