Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Иң кыйммәтле бүләк Алан егетенә эләкте", ди Балтач район кинооешмасы директоры Радик Михайлов

5 гыйнвар көнне Балтач район кинооешмасы "Сабантуй" ял паркында урнашкан автокинотеатрга йөрүчеләр арасында "Иң бәхетле билет иясе"н ачыклады. Бу чара үзе бер бәйрәмне хәтерләтте.

Бәхетле билет ияләренә Кыш бабай белән Кар кызы кыйммәтле бүләкләр, хәтта башкаланың төрле мәдәният учакларында уза торган кино һәм спектакльләргә билетлар бүләк итте. Әлеге истәлекле бүләкләү мизгелләре онлайн режимда зур экранда күрсәтелеп барды.
"Шулай ук райондашларыбыз арасында район мәдәният үзәгендә булачак Ришат Төхвәтуллин концертына билетлар отучылар да булды. Ә безнең иң кыйммәтле бүләгебез Алан егетенә эләкте. Зәйнуллин Раил ел дәвамында парктагы автокинотеатрга бушлай йөри алачак. Ул сертификат белән бүләкләнде. Үз тамашачыларыбыз арасында мондый призлар уйнату киләчәктә әле тагын булачак. Райондашларыбызны паркта кино карарга чакырып калабыз. Шимбә көнне кич белән яшьләр күбрәк килсә, ә якшәмбе балалар өчен мультфильмнар күрсәтелә. Бу балалар әтиләре белән бергә булсын өчен һәм гаиләләрнең ялларын күңеллерәк итү максатыннан оештырыла", диде Балтач район кинооешмасы директоры Радик Михайлов.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250