Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“И мөкатдәс моңлы сазым”

Мин 1986 елның язында Балтач районы Сасна сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. Шул елны кышкы көннәрнең берсендә мәктәптән мине район үзәге Балтачка алып төштеләр. Анда безнең белән очрашуга шагыйрь Госман Садә килгән иде.

Районыбызның төрле мәктәпләреннән шигырь иҗат итүче укучылар җыелган. Һәрберебез кулында шигырьләр тупланган дәфтәр. Госман Садә белән очрашу бик күңелле һәм мавыктыргыч барды. Ул гади әңгәмәгә корылган иде. Шагыйрь башта үз иҗаты белән таныштырды. Аннары без үзебезнең шигырьләребезне укыдык. Госман Садә һәрберебезнең дәфтәрләрен үзенә алып калды. Мин шул чакта шигырьләрем тупланган дәфтәрем өчен борчылып та куйдым.

Күпмедер көннәр үткәч, миңа татар теле укытучым Наҗия апа Казанга телевидениегә барырга кирәклеген әйтте. Анда Габдулла Тукайның 100 еллыгы уңаеннан тапшыру әзерләнә икән. Без шул тапшыруда катнашачакбыз!

Районнан теге көнге чарада булган унлап укучыны Казан шәһәре телевидениесенә алып киттеләр. Барыбыз да форма күлмәкләреннән, ак алъяпкычлардан. Район мәгариф бүлегендә эшләүче Гаязетдин Хәмзевич җитәкчелегендә автобус белән бардык.

Телевидение ишеге төбендә безне кабат Госман Садә каршы алды. Очрашудан соң алып киткән дәфтәрләребезне кире бирде. Ул шигырьләребез белән танышкан, аларны төзәткәләгән. Габдулла Тукайның 100 еллыгы уңаеннан "И мөкатдәс моңлы сазым..." дип исемләнгән тапшыруда катнашачагыбызны әйтте һәм әлеге тапшыруның тәртибен аңлатты.

Тапшыруны ул үзе алып барды. Бер якта түгәрәк өстәлләр артында Балтач районының төрле мәктәпләреннән килгән кызлар (безнең районнан кызлар гына барды); икенче як өстәлләр артында Аксубай районы мәктәпләреннән килгән малайлар. Һәрберебез үзенең икешәр шигырен укыды. Кайсы шигырьне сөйлисе икәнен дәфтәрләргә Госман Садә билгеләп куйган иде. Мин үзем берсенә "Иртә" дигән шигыремне сөйләдем. Тапшыру матур килеп чыкты. Ике районның кызлары һәм малайлары арасында күпер салынган кебек булды. Аны Татарстан телевидениесеннән Габдулла Тукайның 100 еллыгы якынлашкан көннәрдә күрсәттеләр.

Ул вакытта безнең якта телевизорлар Татарстан каналын юньләп күрсәтми иде. Әни, Нуриәхмәт абыйларның телевизоры бераз күрсәтә икән, дигән хәбәр ишетеп кайтты. Тапшыруның вакыты җиткәндә, әни белән шуларга төштек. Анда да "аксыл томан аша" бик тонык күренде. Шул тапшыруны бүгенге яхшы телевизордан тагын бер карыйсы килеп китте. Сөекле шагыйребезнең 130 еллыгы уңаеннан үткәрелүче зур чаралар, телевидение тапшырулары утыз ел элек булган әлеге хатирәне яңартты.

Тапшыруда катнашкан Балтач районы кызларының өчесе бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Бөрбаш авылы кызы Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы филология фәннәре докторы, доцент булды.


Лилия Нәкыйпова
Көшкәтбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250