Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Җиңү авазы " патриотик җырлар республика фестивалендә Сосна егете уңышка иреште (+фото)

18-19 июньдә Питрәч районының Әлбәдән авылында «Әлбәдән» хәрби-тарихи уеннары фестивале узды.

Фестиваль кысаларында Бөек Ватан сугышының беренче сәгатьләре, Көнбатыш Буг елгасы вермахты гаскәрләренең формалашуы һәм Брест крепосте гарнизонына һөҗүм итү фрагментлары күрсәтелде. Шулай ук кунакларны мавыктыргыч тарихи квестлар һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзерлек» курсы, «Ворошилов атучысы» конкурсы, штык сугышы, «Калашников» автоматын сүтәргә һәм җыюга, гранаталар ыргытуга һәм тарихи корал макетларыннан ату буенча укулар оештырылды. Чараның бер өлеше булган  “Җиңү авазы " патриотик җырлар республика фестивалендә Сосна егете Нурислам Сафин да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап, өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев