И, Тукай…
И, Тукай, әллә инде белгәнсең син Бу дөньяның нинди буласын?
И, Тукай, әллә күрәзәче булып
Бу дөньяга син дә тугансын?
И, Тукай, бөек татар телен
Каһәрлиләр, һаман кыйныйлар.
И, Тукай, бу адәми затлар
Нәфселәрен бер дә тыймыйлар.
И, Тукай, шуңа мин шатланам:
Укый ала сине барлык милләт тә.
Синең гаклың, синең олы моңың
Сакланырлар мәңге йөрәктә.
Фото: http://www.peoples.ru/art/literature/poetry/national/gabdulla_tukay/tolstopyatovuh_2.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев