Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Җиһанның асыл затлары”. Кемнәр алар?

Тормышыбызны ямьләндереп, яшәүгә яңа-көч, дәрт өстәп, киләчәк көннәргә якты уй-теләкләр алып кабат яз килде. Март кояшы күңелләрне ашкындырып иркәләгәндә Җиһанга туган асыл затларны кем генә хөрмәт итми икән? Чөнки хатын-кыз җиһанның асыл заты.

Борнак авыл китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан,  “Җиһанның асыл затлары” исемле кичә үткәрелде. Кичәгә авылның төрле тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан, иң күп китап укучылар чакырылды.

Ремонттан соң ачылган яңа, якты, җылы китапханәгә Галипова Язилә апа фатихасын биреп Коръән укыды.Кичә шигырь, җыр, бию белән үрелеп барды.

Гыйләҗетдинова Салиха апаның оста итеп биюе, Хәбибуллина Рузалия апаның әсәрне кызыклы сәхнәләштерүе, Мөбәрәкшина Гөлсәрия апаның җырлавы һәм барлык кичәгә килүче апаларның күмәк җырлары күңелләрне күтәрде. Сабирова Гөлйөзем апа сәламәтлекнең кадерен белеп яшик дип теләсә, Самина, Нәзирә, Халидә, Рәйханә, Рәхилә, Раилә апаларның да изге теләкләре һәркемнең күңеленә хуш килде.

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бу кичәгә килгән хатын-кызларга чара бик ошады.

 

Лилия Хәбибуллина

Китапханә мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев