Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Һич картаймый әле күңелләр” (фото)

Балтач ашханәсендә лаеклы ялда булган балалар бакчасы мөдирләре һәм методистларның очрашу кичәсе булды.

Бу очрашуны озак еллар Куныр балалар бакчасы мөдире булып эшләгән Фәйрүзә Зәкиева оештырды. Ветераннар бик шатланып очрашуга килде. Чөнки хезмәттәшләр белән очрашулар хәзер бик сирәк була. Кичәне Фәйрүзә Зәкиева белән Яңгул балалар бакчасында музыка дәресләрен укыткан Рузилә Габдрахманова алып барды. Һәр ветеран үзенең эш дәверендәге күңелле мизгелләрен, кызыклы хатирәләрен искә төшерде, җырлады. Барыбыз да рәхәтләнеп көлештек, шатландык, үзебезне кире яшьлегебезгә кайткан кебек хис иттек. Мондый очрашулар бик кирәк икән дигән фикергә килдек. Тагын да шатландырганы шул булды, без эшләгәндәге мәгариф идарәсе мөдире Вакыйф Зәкиев шәхсән үзе безне бәйрәм белән тәбрикләргә килде. Ул барчаларыбызга да сәламәтлек-саулык теләде. Безне шулай зурлавы өчен зур рәхмәт аңа.
Яп-яшь идек әле кайчан гына,
Кай арада үткән гомерләр.
Йөзләр сулып, чәчләр агарса да,
Һич картаймый безнең күңелләр.
Яшь чакларда яшьнәп яшен кебек,
Олыгайгач, күркәм, сабыр бул.
Берни төшенмәгән сабыйларга,
Без күрсәттек күпме дөрес юл.
Төшермәгез әле күңелегезне,
Дан һәм зур хөрмәткә лаек без.
Ачы җилләр безне җиңә алмаган,

Һич бирешмәс батыр халык без!
Венера Якупова, атказанган педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250