Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җиде китап авторы

Балтач бистәсендә гомер кичерүче Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗанов шушы көннәрдә 90 яшен тутырды

Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов: «Тарихны киләчәккә язып калдыру өчен әллә ни батырлыклар кылырга кирәк түгел. Бары авылны, тормышны, кешеләрне яратырга кирәк. Китаплар хезмәт кешесен хөрмәт иткән җитәкчеләр ярдәмендә дөнья күрде».

Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов 1931 елның 17 гыйнварында Балтач авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Сугыш чоры ятиме Мәгъсүм абыйга тормыш җиңел бирелми. Әтиләре сугышка киткәндә яшь ярымлык булып калган сеңлесен дә карашырга, белем алырга, фронтка ярдәм йөзеннән колхоз эшенә дә йөрергә кирәк. Ул еллардагы хезмәтен исәпкә алып, 1947 елда Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.

1949 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Хезмәт баскычларын Карадуган мәктәбендә башлап җибәрә. Яңгул мәктәбендә дә укыта. 4 ел Тын океан яр буе оборонасы гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Балтач урта мәктәбендә военрук итеп билгеләнә. 40 елдан артык укытучы булып эшләгән елларының 38 елы Балтач урта мәктәбе белән бәйле. 1991 елга кадәр, пенсиягә киткәнче алыштыргысыз география фәне укытучысы була.

Үз эшен төгәл белгән, таләпчән һәм яңалыкка омтылучан, иҗади мөгаллим була, актив хезмәт эшчәнлеге алып бара. 1962-1980 елларда хезмәт һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып тора. Шушы чорда Балтач урта мәктәбе ТР Мәгариф министрлыгының база мәктәбе булып санала. 1962 елда Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә чыгыш ясый, бронза медаль белән бүләкләнә. 1966 елда Бөтенрәсәй конкурсы Почет китабына кертелә. Татарстан Республикасы укытучыларының белемен күтәрү институтында география фәне буенча иҗади эшләүче укытучы буларак чыгышлар ясый, 20 ел район география укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли.

1981 елда Ереван шәһәрендә уздырылган Бөтенсоюз педагогик укуларда катнаша. СССР Мәгариф министрлыгы, СССР Фәннәр Академиясенең Мактау таныклыгына лаек була. 1987 елда мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен РСФСРның «Халык мәгарифе отличнигы», «Балтачның мактаулы гражданины», күпсанлы мактау таныклыкларына, Рәхмәт хатларына лаек булган Мәгъсүм ага хәзерге көндә 7 китап авторы да: «Буразналардан сирпелгән җылылык», «Ташны ярып үскән гөлләр», «Алгарыш ташкыны – ак җилкәннәр», «Пионер эзләреннән үткәннәргә сәяхәт», «Әрәмәләр шавы», «Сорнай», «Ызаннарда безнең эзләр».

Тынгысыз җанлы мәгариф ветераны Мәгъсүм Абдуллович тормыш иптәше Әминә ханым белән Балтач бистәсендә яши. Бер кыз, ике ул үстергәннәр, оныклар багалар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев