Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Иделем акчарлагы” бәйгесендә ике яшь шагыйрьгә Гран-при бирелде

Бәйгедә җиңүчеләр арасында “Татар-информ” белән хезмәттәшлек иткән Алсу Сәлахова, Миләүшә Гафурова һәм Рәфидә Галимҗанова да бар

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Алсу Сәлахова). “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә ике яшь шагыйрь Гран-при иясе дип табылды.

  • “Иделем акчарлагы” бәйгесе быел 19нчы тапкыр үткәрелде. Анда дөньяның теләсә кайсы илендә яшәүче 14 яшьтән 30 яшькә кадәрле язучылар һәм шагыйрьләр катнаша ала. Ул 19-25 ноябрьдә “Волга” яшьләр үзәгендә узды. 150 катнашучыдан икенче турга 45е үтте. Бәйге “Поэзия”, “Проза”, “Драма”, “Балалар әдәбияты” номинацияләре буенча уздырылды.

Җиде көнлек иҗат мәктәбендә яшь язучылар Рабит Батулла, Булат Ибраһимов, Айгөл Абдрахманова, Николай Максимов, Зимфира Гыйльметдинова, Фәнил Гыйләҗев, Айсылу Имамиева, Әминә Миндиярова, Дания Нәгыйм белән очрашты. Жюри - Илсөяр Ихсанова, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов үз киңәшләрен бирде.

Бәйге “Блогерлар мәктәбе” белән бер вакытта үткәрелгәнгә, катнашучылар татар блогерлары белән #минязам флешмобын оештырып җибәрделәр. Әлеге флешмобта үзеңнең шигыреңне укып төшкән видеоны кертергә кирәк. Яшь язучылар Г.Камал театрының “Әрем исе” спектакленә барды, “Әллүки” әдәби иҗат берләшмәсенең “Имтихан” фильмын карады.

Җиңүчеләрне бүләкләү Габдулла Тукай исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтте.

Быелгы “Иделем акчарлагы” бәйгесенең җиңүчеләре:
 

«Поэзия» номинациясе:

Гран-при: Ләйлә Хәбибуллина һәм Миләүшә Гафурова;

1 урын - Алсу Сәлахова;
2 урын - Илназ Закиров һәм Резеда Мөхәммәтҗанова;
3 урын - Зәринә Хуҗина һәм Сөмбел Әхмәтҗанова;

Кызыксындыру бүләге - Рәфидә Вахитова.

«Проза» номинациясе:

1 урын - Алинә Галиева ;
2 урын - Розалина Тимербулатова;
3 урын-Гөлфинә Шакирова;
Кызыксындыру бүләге - Рәфидә Галимҗанова;
Кызыксындыру бүләге-Ландыш Салихова.

«Драма» номинациясе:

3 урын - Рәфидә Галимҗанова;

Кызыксындыру бүләге - Гөлгенә Галимова.

«Балалар әдәбияты» номинациясе:

1 урын - Рәфидә Галимҗанова;
2 урын - Алия Хакимханова;
3 урын - Эльвира Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге