Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Игелекле дулкын яки хыяллар чынга аша (+фото)

«Игелекле дулкын» фестивалендә катнашу исә, нәни йолдызчыгыбызның үзе әйтүенчә, аңа үз хыялларын тормышка ашырырга, зур сәхнәгә чыгу һәм данлыклы артислар белән очрашу мөмкинлеге биргән.

Райондаш кызыбыз Камилә Эркаева 26сыннан 30 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә узган “Игелекле дулкын” (“Добрая волна”) фестивалендә катнашты.

«Игелекле дулкын» Бөтенроссия балалар иҗаты мәдәни-хәйрия фестивале – Казан Башкарма комитеты һәм җырчы, композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутой, Популяр музыка академиясенең уртак проекты.

«Игелекле дулкын» фестивале быел икенче тапкыр гына узуга карамастан, зур популярлык казанып килә.  Фестивальнең исеме үк аның нинди чара икәнлеге хакында сөйли. Бу бәйрәм балаларга үзләрен күрсәтергә һәм сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә.

Быелның июнь аенда конкурсның сайлап алу турлары узды, финалга бөтен илебездән музыка, хореография, сәхнә сәнгате юнәлешләре буенча 130 сәләтле бала чыкты. Казан шәһәрендә узган сайлап алу турында Камиләбез дә катнашты һәм беренчелекне яулап, гала-концертка чакыру алган иде. Һәм ул 26сыннан 30 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә узган “Игелекле дулкын” фестиваленең финалында катнашты. Фестиваль кысаларында катнашучылар мастер-класслар алдылар, концертларда катнашып, шәһәр буенча экскурсияләрдә булдылар. Гран-при ияләре катнашында исә махсус концерт тәкъдим иттеләр. Камиләбезгә әлеге концертта катнашу бәхете елмайды. Йолдызчыклар Россия эстрадасы артистлары – Филипп Киркоров, Валерия, Сергей Лазарев, Игорь Крутой, Юлианна Караулова һәм Динә Гарипова белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Олуг җиңүләрнең башы, әлбәттә, Камиләнең вокал укытучысы Әлфия Гобәйдуллинага барып тоташа. Бары ике ел шөгыльләнү дәверендә мондый дәрәҗәгә ирешү олы мактауга лаек.

Хәер, Камилә Эркаева музыка белән 5 яшьтән үк шөгыльләнә. Фәридә Гарәфетдинова җитәкчелегендә  фортепиана классында белем ала, бер елдан параллель рәвештә ансамбльдә җырлый башлый. Ә ике ел элек Әлфия Фәритовна классында вокал буенча укый башлый. Тырышлык, үҗәтлек, ә иң мөһиме, якыннарының ярдәме, авыр минутларда олы терәк булулары, җиңелү ачыларын татыганда дөрес юнәлеш күрсәтүләре Камиләне нык характерлы, ярдәмчел, олы йөрәкле, максатчан итеп тәрбияли. Камилә чын мәгънәсендә тәгәрмәчтәге тиенне хәтерләтә, ул гел хәрәкәттә. Ярыш, бәйге, конкурслар...

– Укырга вакытың каламы соң? – дип кызыксынам.

– Тырышам, минем зур таянычым булган якыннарыма, укытучыларыма, бүгенге көндә вокал серләренә төшендерүче Әлфия Гобәйдуллинага бик рәхмәтлемен, – ди Камилә.

Камилә Балтач гимназиясенең 7 сыйныфында белем ала. Мөлаем, тырыш, шат күңелле, бик ярдәмчел укучы, гимназия тормышында да актив катнаша. Болардан тыш, инде өч ел “Факел” клубы базасында гимнастика белән шөгыльләнә. Күптән түгел йөзү түгәрәгенә йөри, гитарада уйнарга өйрәнә башлаган. Бүгенге көндә дә берьюлы берничә бәйгегә әзерләнгән мәле. Күзләр генә тимәсен берүк. Җиңүләрең дәвамлы, бәхетләрең гомерле, гомерләрең бәхетле булсын, балакай!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев