Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Игорь Николаев Питрәч кызына синтезатор бүләк иткән

Питрәч районы Татар Тау Илендә яшәүче Динә Камалиеваның хыялы чынга ашкан. Ул Мәскәүгә сәяхәт кылган һәм Россиянең халык артисты, композитор Игорь Николаев аңа синтезатор бүләк иткән.

Динә әнисе белән «Теләкләр чыршысы» акциясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проектында катнашкан. Алар Интернет аша Динәнең хыялы турында язып җибәргән.

1 гыйнварда «Россия» каналында «Голубой огонёк» тапшыруында «Теләкләр чыршысы»ннан нәкъ менә аларның хатын алганнар. Бер атнадан шалтыратып, 15 гыйнварда Мәскәүгә бүләк тапшыру чарасына чакырганнар. Оештыручылар өч кешегә билет бәясе чыгымнарын түләгән.

Динә Камалиева әтисе Альберт һәм әнисе Кристина белән иртән Мәскәүгә килеп җиткән, Кызыл мәйданда йөргәннәр. Аннары тавыш яздыру студиясенә барганнар, анда Игорь Николаев аларга синтезатор тапшырган. Волонтер аларны вокзалга кадәр озатып куйган.

Динәнең әнисе сүзләренчә, кызының хыялы турында язган, әмма чынга ашар дип уйламаган да. «Көтелмәгән хәбәр булды. Беренче тапкыр Мәскәүне дә күрдек. Кызым бик канәгать. Бүген менә Мәскәүдән кайтып җиттек. Динә синтезаторда уйнарга да өйрәнә башлады. Хыяллыбызны чынга ашыручыларга рәхмәт», диде Кристина Камалиева.

Динә Камалиева җырларга ярата. Төрле конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар ала.

Фото: Кристина Камалиева

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев