Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ихлас кешеләрне яратам

Салаватка (Салават концертын карагач туган шигъри хисләр)


Менә жырчы шундый була
Моң сарылган аның җанына.
Моңсыз йөрәкләргә моң сала ул,
Якынрак килсә яныңа.

Талантны мул биргән Ходай
Ә моңнары аның тумыштан.
Күтәрелгән ул да бик түбәннән,
Гади булып калды тормышта.

Моңнарына чын күнелдән гашыйк.
Сезне дә, яратыгыз диеп кисәтмим.
Сәнгать дөньясында 100 жырчыга
Бер Салават диеп исәплим.

Мон дөньясын җитәклиләр
Айдар, Габделфәрт , Зөфәр.
Зәйнәп, Гүзәл , Хәния.
Барыбыз да шаштык инде,
Салават дия-дия.

Төркеме - « Супер- коллектив».
Чыдамнары калды сәхнәдә.
Салават барбер Салават инде
Дәшми алар, Салават дәшсә дә.

Кайберәүләр Салават булып жырлый
Күзлек кия, кәкерәйтә аягын.
Салават бер ул, берәу булып кала.
Аңа җитү инде кая ул?

Моннарың белән шатландыр
Безнең татар дөньясын.
Изгелек тулы йөрәген типсен,
Ә җырларың тыңмасын!



Ихлас кешеләрне яратам

Яратмыйм мин үчле бәндәләрне
Артан көлгәннәрне яратмыйм.
Күңелемне рәнҗетәләр икән,
Андыйларга башка җан тартмый.

Ике йөзле адәмнәрне сөймим.
Фәрештәдәй кыланып йөргәнне.
Кирәк чакта артын ялаганны,
Кирәк беткәч, аннан көлгәнне.

Янып-көеп үзе өчен генә
Яшәгәнне жирдә яратмыйм.
Түбәнлеккә төшкән адәмнәрне,
Сөю уеннарын җан тартмый.

Яратмыйм мин, юк-бар сәбәпсезгә
Көнләгәнне кеше талантын.
Талант бирелә тик Ходайдан
Сатылмый ул, юк аның хакы.

Яратам мин, ихлас кешеләрне
Бераз хыялыйлар кебекне.
Кеше хыялыннан көнләшмим мин,
Үзем хыялыйлар кебекмен.



Жылы бирәм сезгә

Учларыма салып җылы бирәм
Алыгыз сез, якын дусларым.
Җылылыкны тойсын йөрәгегез,
Начарлыкта түгел уйларым.

Яралар да була йөрәкләрдә.
Аяз күкне каплый болыт та.
Җылылыгым сезгә барып җитсен,
Таралсыннар әле болытлар.

Кайгы-хәсрәт калсын үткәннәрдә
Шатланышып каршылыйк таңнарны.
Сезгә дигән шушы җылылыгым
Иркәләсен әле җаннарны!

Фото: http://mendeleevsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250