Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ике ел... мелодрама

Авыл үзешчәннәре бер-бер артлы спектакльләр күрсәтә башлады.

Без дә түземсезләнеп үзебезнең Чепья мәдәният йортының спектакль куелачак 15нче март көнен көттек. Чөнки узган ел да, аннан алда да үзләренең матур уйнаулары белән күңелгә кереп калдылар. Ике ел мелодрама куеп, халыкны уйландырдылар, ахыргы минутларда хәтта күзләр дә яшьләнде. Быел исә башкорт язучысы Н. Гаетбаевның «Яучы Җиһан, яки ничек кияүгә чыгарга?» дигән комедия-уйлануын тәкъдим иттеләр.
Төп рольләрне башкаручы Венера Әхмәтҗанова, Гөлсинә Животникова, Кафил Шәйхетдинов-лар, әйтерсең лә, сәхнәдә уйнамыйлар, ә чын тормышны ачып бирә алдылар. Ул Венера апага артистлар гына буласы калган, Гөлсинә белән Рафил дә төшеп калганнардан түгел. Бу юлы да яучы үз дигәненә ирешә торган итеп, ир белән хатынны да тормыштагыча итеп сурәтли алдылар. Яшьләр дә кимен куймыйлар - укытучы егетләр Фаил Шакиров белән Рамил Сафиуллин инде узган ел да күңелгә кереп калганнар иде, быел да шаккаттырдылар. Берсе - таш астыннан чыккан егет образын тудырса, икенчесе йомшак табигатьле егетне уйнап, үз геройларын ачып бирә алдылар. Беренче тапкыр гына сәхнәгә чыккан Венера Нәбиуллина белән Регина Фазылҗановага да күз тия күрмәсен, бик булдырып уйнадылар. Халык бу спектакльне дә яратып карады, үзешчәннәрне көчле алкышларга күмде. Киләчәктә дә авыл халкын яңа спектакльләр белән сөендерсеннәр, без аларның һәр чыгышын көтеп алабыз, яратып карыйбыз. Иҗади уңышлар, гаилә иминлеге, сәламәтлек телибез.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250