Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Их син язмыш

Дуслар киңәш бирә сабыр ит дип Ә сабырын кайдан аласы?.. Авырлыклар гына күрер өчен Туа микән әдәм баласы?

Дуслар киңәш бирә сабыр ит дип
Ә сабырын кайдан аласы?..
Авырлыклар гына күрер өчен
Туа микән әдәм баласы?

Язмыш тагын аяк чалды миңа
Инде бастым дигәч егылдым
Догаларым белән ялварып
Бер Раббым сина сыендым.

Иң кадерле газизләрем җирләп
Доньялардан китеп йөргәндә
Язмыш тагын сынау әзерләгән
Туры килде кызым җирләргә.

Нишләргә соң, кайдан көч алырга
Оныкларым йөри сагынып.
Балаларга сыенырга Әни кирәк
Әни кирәк
Яшәр өчен аңа сыенып.

Ярты тибә йөрәк, яшәп булыр микән
Гомер узар  сезне сагынып.
Бөтен җирдән сезне эзләп йөрим
Кайдан алыйм  икән сабырлык?

Дуслар киңәш бирә сабыр ит дип
Ә сабырын кайдан аласы?..
Авырлыклар гына күрер өчен
Туа микән адәм баласы?

Мәгъмүрә Хөрмәтуллина

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигъри тәлгәш шигырь