Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһам белән Филүсне чәкәләштерү кемгә кирәк?

Җитмәсә, моны Илһам ага Шакиров исеме белән бәйлиләр. Ни булган безнең якташларга?

15 февральдә Казанда Илһам Шакиров исемендәге премияне тапшыру вакыйгасы көтелә. Ул бүләк Татарстанның халык артисты Резеда Галимовага, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка һәм Илһам Шакировның энесе, үзешчән җырчы Флер Шакировка тапшырылачак. Ә «Ваһапов фонды» әлеге премиягә Илһам Вәлиевны тәкъдим иткән иде. Аның җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәйге нәтиҗәләренә карата үз фикерен белдергән.

«Илһам Шакиров премиясеннән Илһам Вәлиев ни өчен читтә калды?! Безнең Фонд аңа иң беренчеләрдән булып Илһам Вәлиевны тәкъдим итте. Сентябрь башында ук. Бүгенге көннең иң көчле татар теноры булган Илһам Вәлиевның Илһам Шакиров премиясенә лаек булуына безнең шигебез юк иде. Хәзер дә юк. Татар композиторларының классик әсәрләрен, халык көйләрен, эстрада җырларын, опера арияләрен — барысын да иң югары профессиональ дәрәҗәдә башкаручылар безнең тагын бармы икән?! Аннары, Илһам абый үзе дә адашын бик хөрмәт итә иде, хәер-фатыйхасын да нәкъ менә аңа бирде, дип беләм. Әмма берничә айдан соң Филармония, көтмәгәндә-уйламаганда, документлар кабул ителү тәмамлануга берничә көн кала бу премиягә Филүс Каһировны тәкъдим итте.

Мин элек тә, хәзер дә шул фикердә: Илһам белән Филүсне бер-берсенә каршы кую дөрес булмады. Кем белә бит, бәлки, кемнәрдер моны махсус эшләгәндер. Ә Филүс?! Филүс нәрсә уйлаган?! «Юк, абзыйлар, мин Илһам Вәлиевка каршы бармыйм», — дип әйтмәдеме икән?! Илһамның премиягә баруын белә торып, үзен дә тәкъдим иттерү нәрсәгә кирәк булды икән аңа?! Югыйсә, алар — якташлар, фикердәшләр генә түгел, дуслар да, хәтта гаилә дуслары да иде бит… Филүс үзе дә Илһам Вәлиевны укытучысы, остазы дип санады, аның җырлавын, аның язмаларын тыңлап, аннан өйрәнеп, үрнәк алып үсте.

Оештыручыларның әйтүенчә, рейтинглы тавыш бирүдә Филүс - 9,2 балл, ә Илһам Вәлиев 9,1 балл җыйган. Аерма — 0,1 балл. 100 балл да, 10 балл да, хәтта 1 балл да түгел. Ә 0,1 балл! Шуны бит әле рейтинг буенча аерма бар, дип әйтмәкче булалар. Тузга язмаганны сөйләп, кеше көлдермәгез инде!

Шуңа күрә, миңа калса, Илһам Шакиров премиясен татар халкы өчен бик тә кадерле бу талантлы җырчыларның икесенә дә — Филүс Каһировка да, Илһам Вәлиевка да бирү дөрес буласы иде. Әйтәсе килгән сүзем: Илһам Шакиров премиясен Филүс Каһировка бирү дөрес, ә менә Илһам Вәлиевны читтә калдыру — бик зур хата, бик зур гаделсезлек!"

Үзебезнең егетләргә бер кырын сүз дә әйттерәсе килми. Шунысы бар: премияләр ел саен, бу очракта ике елга бер бирелеп торыр, дуслык кадере бер китсә, кайтмаска да мөмкин, дип яза Кызыл таң. Сынатмагыз, якташлар!

 

Фото: r_fattakhov

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Филүс Каһиров Илһам Вәлиев Илһам Шакиров.