Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе

Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, сәләтле балаларны, аларның туу, яшәү урынына карамастан, вакытында күреп алу мөһим. Шундый ысулларның берсе - "Илһам" конкурсы.
Конкурс республикада 3 ел уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Беренче елны бәйгедә катнашуга берничә йөз гариза тапшырылган булса, быел - 2,8 меңнән артык укучы катнашкан.


Бәйге өч этапта үткәрелә: катнашучыларның иҗат әсәрләрен кабул итү, эшләрне экспертлар тарафыннан тикшерү һәм зона этабы - Татарстан Республикасының районнарында экспертлар һәм балалар катнашында бәяләү.
Эксперт төркеме читтән торып үткәрелгән I турда 300 хезмәтне сайлап алган булган. Ә Арчадагы зона турына исә Балтач районының Нөнәгәр һәм Яңгул мәктәпләреннән 7 укучы катнашкан иде. Аларның барысын да бәйгенең йомкалау тантанасына «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексына чакырдылар.


Сәхнәгә бүләкләнергә чыгучылар арасында Нөнәгәр мәктәбе укучылары да (укытучылары Рәзинә Гыйльфанова ) бар иде. «Яшь драматург» номинациясендә Зөлфинә Гыйльманова - 2, «Яшь прозаик» номинациясендә Гүзәл Мәҗитова 3 нче урын яулап, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарына һәм бүләкләренә ия булдылар.


Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: бәйгегә районыбызның төрле мәктәпләреннән 75 эш (проза, поэзия, драматургия жанрларында) тәкъдим ителгән булуына карамастан, икенче ел рәттән инде Нөнәгәр, Яңгул мәктәпләре укучылары уңышка ирешәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250