Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илдар Насыйбуллин: Сәнгать ярдәм булганда гына чәчәк ата

Мәдәният өлкәсендәге яңалыклар һәм киләчәккә планнар белән танышу өчен күптән түгел генә билгеләнгән яңа җитәкче - Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре директоры Илдар Фуат улы Насыйбуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Яңа сезонны нинди планнар белән башладыгыз, ул башкаларыннан кайсы ягы белән аерыла?
-Октябрь аеннан мәдәният тармагында яңа сезон башланды. Яңа елга кадәр авыл клубларында һәм мәдәният йортларында тематик кичәләр үткәрелүен дәвам итә. Аларның эшчәнлекләренә аттестацион бәя бирелә. Декабрь аенда, мәсәлән, Шеңшеңәрдә, Килидә шундый мәдәни чаралар үткәрү күздә тотыла. Татар театрының 110 еллыгы уңаеннан, яңа ел башыннан авыл мәдәният учаклары һәм учреждениеләр арасында "Театр яктылыкка нурга илтә" дип исемләнгән бәйге башлана, 28 зонада спектакльләр куелачак. Моңа әзерлекләр башланды инде, Түнтәр мәдәният йорты бәйгене ачып җибәрәчәк. Иң яхшы дип табылганнары 26 мартта театр көнендә тантаналы чарада, район сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк. Өч призлы урыннан соң аерым номинацияләр дә билгеләнәчәк.

-Бу чараларда башка милләт вәкилләре дә катнаша аладыр бит?
- Әлбәттә, элек-электән килгән дуслыкны ныгытып, алар бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Драма түгәрәкләр бәйгесендә татар телендә генә түгел, рус, удмурт, мари телендә дә спектакльләр күрсәтергә мөмкин. Бу бәйгегә йомгак ясалганнан соң авыл җирлекләре арасында "И, Туган як кичләре" дип исемләнгән смотр-конкурслар башланып китә. Мондый чараларны авыл халкы яратып-көтеп ала торган булган. Авылдашлар зал тутырып клубка җыела, күрше-тирә авыллардан да киләләр. Бу мәдәният учакларының үзенә күрә имтихан тотуы, яңа талантлар ачуы дигән сүз. Күп кенә авыл җирлекләрендә төрле милләт халкы яши. Күчеп кайткан башка милләт вәкилләре арасында да сәнгатькә гашыйк сәләтле кешеләр була. Аларны да күреп ала белергә генә кирәк.

- Киләчәктә башка милләт халкы өчен берәр чара үткәрү күздә тотылмыймы соң?
-Мондый хыял киләсе елга февральдән тормышка ашачак. Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз өчен "Лулгур" ("Күңел көе" ягъни "Мелодия души") фестивале старт алачак. Бу удмурт мәдәниятенең гореф-гадәт, йолаларын һәм милли бәйрәм күренешләрен сәхнәгә менгерү, киләчәк буын өчен саклап калу максатыннан оештырыла. Бирегә районыбыздан фольклор ансамбльләр, коллективлар җыелачак. Кукмара районыннан иҗат коллективы да чакырулы. Удмурт сәнгате көне буларак мәдәният үзәгендә зурлап үткәреләчәк. Ә Улисьял авылында мари сәнгате көне үткәрү күздә тотыла.

-Узган ел Әтнә районы белән йөрешкән идегез, быел кукмаралылар беләнме?
-Мәдәният бер җирдә генә тора алмый, тәҗрибә уртаклашу, күрше-тирә районнар белән йөрешү элек тә булган. Бу дуслыкны гына ныгытып калмый, ә яңа идеяләр тудыра. Күптән түгел Кукмара үзешчәннәре бездә "Әй, Кукмара, Кукмара, ерагаймасын ара" дигән зур концерт-тамаша куеп киткәннәр иде, инде үз чиратыбызда, без дә аларга Булат Сәлаховның "Яр" драмасы белән бардык. Яратып кабул иттеләр.

-Бу спектакль белән Казан сәхнәсен дә яуладыгыз дип беләм...
-Минзәлә театрында эшләгәндә бу әсәрне сәхнәдә куярга талпынып карадым, ләкин барып чыкмады. Ул вакытта халык комедия сорый иде. Ә менә Балтачка кайтып, Халык театры белән җитәкчелек итә башлагач, бу зур хыялымны тормышка ашыра алдым. Һәм уңышлы гына килеп чыкты дип саныйм. Биш мәртәбә сәхнәдә уйналды, тамашачы тарафыннан җылы фикерләр ишеттек. Шуннан соң канатланып, республикакүләм Халык театрлары арасында үткәрелүче фестивальдә катнашырга җөрьәт иттек. Жюри башкару осталына яхшы бәя бирде, түземсезләнеп нәтиҗә ясаганнарын көтәбез.

-Санап үткән чараларда балалар да катнаша аламы, яшь буын өчен мәдәният үзәгендә нинди мөмкинлекләр бар?
-Яшь буын үз мәдәниятенең үткәнен һәм бүгенгесен күреп-белеп үсәргә тиеш. Алар өлкәннәр белән фольклор коллективлар составында, үзешчән сәнгатьтә катнашалар. Шулай ук талантлы балалар белән район Халык театры каршында балалар театры оештырып җибәрдек. Киләчәктә аларның да иҗат җимешләрен күреп сөенербез әле.
Шуны әйтәсе килә, үткәреләчәк һәр чара районыбыз халкының иҗат чишмәсе саекмавын, үзешчән сәнгатьнең беркайчан да сүнмәвен раслый. Әмма ул урындагы җитәкчеләребезнең рухи һәм матди ярдәме булганда гына чәчәк атачак. Алга таба бергә-бергә ярдәмләшеп һәм теләктәшлек табып иҗат итәрбез, дип уйлыйм.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илдар Фуатович!
Тәрҗемәи хәле:
Илдар Фуат улы Насыйбуллин - 1978 елда Алан авылында туган, урта мәктәпне тәмамлагач, 1995-1999 елда Казан дәүләт мәдәният академиясенең режиссер бүлегендә белем ала. 1999-2012 елларда Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрында актер-режиссер, параллель рәвештә 2006-2010 елларда "Минзәлә дулкыннары" телерадиокомпаниясендә журналист, 2012 елда аңа «Татарстан Республикасының Атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә. 2012 елда Балтачка кайтып, район мәдәният үзәгендә эшли башлый. Ә 2015 елның көзеннән Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәре директоры итеп билгеләнә.
Әңгәмәдәш - Ясминә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250