Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илфак Шиһапов “Тишек” белән генә кәнәгатьләнеп калмаган

Күптән түгел "Тишек" дигән газета ачкан Илфак Шиһапов яңа басма чыгара башлый.

"Нихәл, Кызый?"ның беренче номеры инде әзерләнеп ята икән. Ул А4 форматында 32 биттә, төсле булып чыгачак. Башка күп кенә газеталардан аермалы буларак, битләрен ертып аерасы юк, чөнки алар тегелгән.
- Татарга татарча хатын-кызлар өчен газета кирәме? Уйлавымча, әлбәтттә, кирәк. Чөнки бүген, бөтен тормыш шул хатын-кызлар кулына күчеп бара, - диде күптән түгел Илсөя Бәдретдинова белән аерылышкан Илфак, - Ә хатын-кызның тормышында нинди кайгы-борчулар, нинди шатлыклар барын гел белешеп, аның белән, урысча әйтсәк, "по душам" сөйләшүчеләр күпме? Минемчә, күп түгел. Менә шул мантыйктан чыгып, яңа елдан "Нихәл, Кызый?" исемле газета чыгара башлыйм.
Беренче номерның беренче битендә кем булыр дип уйлыйсыз? Әлбәттә, Илсөя Бәдретдинова.
Чыганак: http://matbugat.ru/
Фото: http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250