Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ИлГәрәй хатыны Айгөл белән аерылышкан?

Җырчы ИлГәрәй хатыны Айгөл белән аерылышып йөргән, имеш. Бу хакта ИлГәрәйнең инстаграм сәхифәсендә язганнар. Айгөл исә моңа карата үз фикерен белдерде.

“Илназның (ИлГәрәйнең үз исеме) инстаграм битендә бер кыз активлашты. Ә бәлки кыз да түгелдер, егеттер. Безнең бөтен гаилә серләрен ачты. Балаларыбыз да безгә охшамаган, аерылышуыбызны да халыкка чыгарган. Ә без боларны тырыша-тырыша яшереп яшәдек.

Әйе, аздан гына аерылышмадык шул. Сәбәбе – без бер-беребезгә артыгы белән туры киләбез. Кирәк икән, юл куябыз, дәшми калабыз, бер-беребезне кайгыртабыз, хөрмәт итәбез. Икебез дә бик яхшы булганга, аерылышырга булдык.  

Ә чынлыкта, бу комментарийларга ышанучылар бармы ул? Бардыр дип уйлыйм. Мин ул кешенең битен монда билгеләмим. Ул моны безне Илназ белән талаштыру, репутациясенә тап төшерү, эмоциягә бирелү һәм башка максат белән язган. Куркак ул, чөнки күзгә карап әйтергә шүрли!” - дип язган Айгөл Гәрәева.

Чыганак: Шәһри Казан

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ИлГәрәй татар эстрадасы