Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илсөя Бәдретдинова мәктәп елларын искә ала...

Гап-гади авыл мәктәбен бетердек! Укытучыларыбыз мәктәп программасын гына түгел, тормыш программасын да укытты!

Малай сорый: «Әни, киләсе елга репетиторлар ялламый булмас инде... Ә сине нинди фәннәрдән репетиторлар укытты?», – ди. 
Мин әйтәм: «Минем бөтен фәннән бер репетитор иде! Исеме «Тал чыбыгы иде», - дим.

Заманалар үзгәрде... 
Гап-гади авыл мәктәбен бетердек! Укытучыларыбыз мәктәп программасын гына түгел, тормыш программасын да укытты! Шул 45 минут эчендә ниләр турында гына сөйләшми идек! Ашарга пешерү, гөлләр үстерү, үз-үзеңне карап чиста-пөхтә йөрү... санап китсәң бик күп! Укытучылар әни кебек булдылар! 

Ерактан су ташып , сап-салкын су белән такта, идән юа идек... Көз буе мәктәп белән колхозның бәрәнге,чөгендер, кәбестә кырында эшли идек! Кыш буе кар көрәдек! Язга кергәч тагын эш башлана... Тәрәзә юдык, мәктәп чистарттык... Җәй буе мәктәп бакчасында үзебезгә яшелчә үстерә идек... Ничек өлгергәнбез? Укыдык та, эшләдек тә... Бөтенебез югары белем алдык! Хәтта икешәр югары белем... ОГЭ, ЕГЭлар да юк иде... Аптыраган инде...

vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ильсия Бәдретдинова