Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илсөя: "Фирдүс, синнән мондыйны көтмәгән идем..."

Фирдүс Тямаев Илсөя Бәдретдинованы алдаган. Моннан соң бу ирләргә ышанып кара инде!

Җырчы Фирдүс Тямаевның, кызыл борыч ашап, Инстаграмда флешмоб уздырганын хәтерлисезме? Ул вакытта Фирдүс барысын да алдаган икән бит, ул ашаган кызыл борыч әче булмаган! Ә Фирдүс кушканга кызыл борыч ашаган Илсөя Бәдретдинова аның чыннан да авызны яндыра торганын ашаган.

Алдануын Илсөя бүген белеп алган. Бер ай узгач, Фирдүс аңа дөресен сөйләгән.

Ул вакытта хәл болай булды: Инстаграмга элгән видеосында Фирдүс, күзен дә йоммыйча, бер кызыл борычны ашап бетерде. Борычны тешләгән саен бер фамилия әйтә торды: Ришат Төхвәтуллин, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабиров... Бу коллегаларын да ул кызыл борыч ашарга өндәде.

Флешмобка Илсөя Бәдретдинова бик теләп кушылды. "Фирдүс, мин мондый әйбер белән көн саен чәй эчәм," дип мактанып, бер кызыл борычны ашап бетерде.

"Мин бит чынлап ашадым, ужаа-аас! - дип гаҗәпләнгән бүген Илсөя, алданганын белгәч. - Фирдүс мине алдарга мөмкин түгел, дип уйлап..." Илсөя белән Фирдүс арасындагы "разборка" Инстаграмга эленгән.

"Мин аны әче борыч дип әйтмәдем бит!" - ди Фирдүс.

"Күз яшьләреңне чыгардың бит! Ничек шулай булдырасың син?" - дип ачулана Илсөя.

"Мин бит кызыл борыч ашадым. Холодильникны ачкач, күкәйләр янында ята ул, аны безнең өйдә беркем дә ашамый. Ул азрак кипкән, кипкәчтен, ул тагын да ныграк әчеләнә икән. Күздән яшьләр бәреп чыкты, бөтен тишектән төтен чыга, ашыйм бит! Фирдүс ашады дип ашыйм", - дип сөйли Илсөя.

"Ииии, братан. И яратам да шушы братанны" - дип, Фирдүс Илсөяне кочаклап ала, дип яза Кызыл таң.

 

 

Видео: instagram.com

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада