Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Индива Яңа елны лифтта каршы алган

Җырчы Индива әле биюче генә булып йөргән чакларында Яңа ел төнендә банкетка чыгыш ясарга барган. Ул вакытта Индива бер төндә берьюлы 10лап җирдә булырга өлгергән. Бауман урамындагы бер ресторанда биегәннән соң, өстенә дә кимичә яланаяк каршы яктагы икенче бер ресторанга чыгып чапкан.

- Яңа елга санаулы минутлар калып бара, ә мин ашыга-ашыга лифтка чабып кердем. Һәм лифтта менеп барганда, сәгать уклары суга башлады. Бу вакытта мин үземне ялгыз итеп хис иттем. Ләкин ресторанга кергәннән соң, бию төркемендәге дусларым һәм җитәкчебез белән шампан шәрабе эчтек, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Индива.
2016 елны исә җырчы яраткан гаиләсе белән өйдә каршы алган. "Теге елларда бик күп эшләргә туры килде. Шул җиткәндер күрәсең, хәзер Яңа ел төнендә эшләүдән баш тартырга тырышам. Акчага кызыкмыйм, хәзерге вакытта минем өчен гаилә мөһимрәк", - дип белдерде Индива.
Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250