Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Инсаф Марданов: Мин сәхнәгә уйламаганда, көтмәгәндә килеп кердем

Чапшар авылы егете Инсаф Мардановны райондашларыбыз моңлы тавышы аша яхшы белә, районыбыз сәхнәләрендәге чыгышларыннан тыш, аны төрле мәҗлесләрдә дә очратырга мөмкин. Һәрчак үзен тыйнак тотучы егет, тормышта күп кенә уңышларга ирешкән.

Нинди генә эшкә алынса да ахырына кадәр башкарып чыга ул, ә күңеленә ятмаган эшләрне мәҗбүр итсәләр дә эшләми. 25 яшьлек егет белән рәхәтләнеп музыка турында да, сәүдә эшләре буенча да аралашырга мөмкин, үрнәк бала һәм кайгыртучан әти буларак та киңәшләрен бирергә сәләтле ул. Режиссер белемле, җырлап акча эшләүче һәм шул ук вакытта кибет тотучы Инсаф белән әңгәмәбезне сезгә дә тәкъдим итәм.

- Инсаф, иҗат дөньясына беренче адымнарыңны нинди җыр ярдәмендә башладың?
- Мин сәхнәгә уйламаганда, көтмәгәндә килеп кердем. 11 сыйныфта укыганда Норма клубында отчет җыелышына әзерләнеп йөриләр иде. Шунда миңа җырларга тәкъдим ясадылар. Вил Усмановның «Син кемнең сандугачы» җырын башкаргач, сәләтемне күреп «Созвездие - Йолдызлык» фестивалендә чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Тик анда өч кенә ел катнашып кала алдым, аннары яшем чыкты.
11 сыйныфны тәмамлаган елны ук ул чактагы район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафис Садыйков үзе белән төрле бәйрәмнәргә йөрергә чакырды. Бик теләп ризалаштым, чөнки аңарчы инде ничә еллар үзебезнең Чапшар авылында дискотекалар оештырып килдем. Шулай итеп Рафис Фаязович белән бергә үткәргән беренче чарам Чутай авылы Сабан туе булды.
Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы гына биргәннән соң, Казанга юридик университетка документлар тапшырдым, шулай да мәдәният өлкәсе күңелне кытыклап торгач, әнигә мәдәният университетына кереп чыгыйк дип әйтеп карадым. Ул каршы килмәде. Анда килеп керү белән икенче дөньяга эләккән кебек булдым. Шул керүдән диярлек мин студент булып, режиссерлык бүлегендә белем ала башладым. Буш вакытларымда ТАССРның Атказанган артисткасы Люция Хәсәновага вокал дәресләренә йөрдем. 3 курсны укыганнан соң әти тәкъдиме белән читтән торып уку бүлегенә күчтем. Чөнки яңа өй сала идек, шунда ярдәмем кирәк булды. Шул вакытларда мин Лилия Исхакова һәм Ирек Фатыйхов белән туйларга йөри башладым. Моңарчы андый чараларга аппаратураны клубтан алып торсам, бәхетле мизгелне эләктереп, шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, субсидияле кредитка аппаратура сатып алып, закон нигезендә эшли башладым.

- Син киләчәктә үзеңне җырчы буларак сәхнәдә күрәсеңме?
- Җырчы итеп күрәм дип әйтә алмыйм, чөнки аңа башым белән кереп чумудан куркам. Гастрольләр, дисклар чыгару шүрләтә. Ләкин бүгенге көндә җырдан минем төп табышым керә. Хәзер инде туйлар һәм башка мәҗлесләргә Ирек белән икебез генә йөрибез. Татарстанның кайсы район яки шәһәренә чакырсалар да чыгып китәбез.

- Инсаф, күбрәк нинди җырларга өстенлек бирәсең? Татар халык җырларынамы, эстраданыкынамы?
- Татар халык җырларын яңача стильдә аранжировкалап җырларга яратам. Үзем шигырь, көй язу белән шөгыльләнмим, чөнки мин материалист кеше.

- Әти-әниең белән дә таныштырып үтче.
- Әтием Исмәгыйль, әнием Гөлфия исемле, бүгенге көндә икесе дә лаеклы ялда. Әнием гомере буе укытучы булып эшләде, әтием исә СПТУда мастер буларак хезмәт куйды. Аннары үзенең кибетен ачып җибәрде. Мин әти-әниемә бик рәхмәтлемен, чөнки алар мине мөстәкыйль булырга өйрәтте. Нәрсә эшләп карарга теләсәм дә каршы килмәделәр, эшләп карап өйрәнүемне теләделәр. Тормышыма беркайчан да тыкшынмадылар, ярдәмебез кирәк булса үзең сора дип һәрчак әйтеп килделәр.

- Инсаф, син үзеңне нинди ир һәм әти дип әйтә аласың?
- Мин романтик кеше түгел, күпме туйларда җырлап йөрсәм дә, яраткан кешемә тәкъдимне бик гади итеп ясадым. Тормыш иптәшем Энҗе Балтачныкы, һөнәре буенча шәфкать туташы, бүгенге көндә декрет ялында. 3 яшьлек улыбыз Раянга һәм 6 айлык кызыбыз Рианага менә дигән әни, әти-әниемне хөрмәт итүче килен ул. Энҗе белән без икебез дә тыныч кешеләр, алай да кайчак тормыш иптәшем үпкәләп ала, андый чакларда мин аңа тавыш күтәрми генә бөтенесен аңлатып, аны тынычландырырга тырышам. Хатыным балалар белән көне буе мәш килә, уйната, төрледән-төрле уенчыклар белән аларны куандыра, ә мин ул яктан кырысрак. Тик шулай да киләчәктә үз юлларын үзләренә табарга, алар тартылган якны үстерергә тырышачакмын.

- Җыр дөньясыннан ерак саналган сәүдә өлкәсенә ничек килеп эләктең син?
- Әтиемнең кибете бар дип әйткән идем бит. Менә шуны ул минем исемгә күчерде дә көннәрдән бер көнне эшкә чыкмады гына. Шулай итеп мин әлеге эшкә дә алындым. Башта бер бинаны арендалап торсак, аннары тырышып үзебез кибет салып чыктык. Киләчәктә дә бу өлкәдә эшемне дәвам итәргә телим, тик кибет белән генә чикләнеп каласым килми. Күңелемдә йөрткән уй-хыялларым күп, ләкин аларның кайсын тормышка ашырырга икәнен генә тәгаенләп бетерә алмыйм. Минем вак-төяк белән түгел, ә бөтенләе белән тотып эшли торган эшкә алынасым килә.

- Инсаф, әңгәмәң өчен зур рәхмәт. Киләчәк эшләреңдә уңышлар телим сиңа!
Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250