Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Инсаф Марданов: “Сез нигә җырчы түгел?" дигән сораулар сәбәп булды

Таныш булыгыз, яшь җырчы, алып баручы Инсаф Марданов. Балтач районы егете. Шушы араларда аның “Нигә елый ландышлар” дип исемләнгән тәүге җыры дөнья күрде. “Матбугат.ру” укучыларына татар эстрадасына беренче адымнарын ясаучы җырчы белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Инсаф, җырчы, алып баручы һөнәренә ничек килүегез турында сөйләгез әле?

- Сәнгать өлкәсе белән бәйлелегем мәктәптә укыганда ук клубта яхшы дискотекалар кую һәм барлык яшьләрне кызыксындырып концертлар оештыру белән башланып китте. Жырчы буларак танылуга караганда, күңелдә бәйрәмнәр оештыру һәм аппаратура белән кызыксыну өстенрәк иде. Мәктәпне тәмамлагач, шул хыялларны чынга ашырып, ди-джей буларак, беррәттән жырлап та, мәҗлесләр оештыру эшен дәвам иттем.

- Кайда, нинди һөнәргә укыдыгыз?

- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыдым, вокал буенча укытучым – Татарстанның атказанган артисты Хәсәнова Люция Бариевна. Шулай ук театр бүлеген тәмамладым, режиссер һөнәрен үзләштердем. Бүгенге көнгәчә, безне күрергә теләгән, безгә бәйрәмнәрен ышанып тапшырган кешеләргә чын күңелдән, сыйфатлы бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнәбез. 

- Шушы араларда дөнья күргән “Нигә елый ландышлар” җыры сезнең зур сәхнәгә беренче адыммы?

- 12 ел Татарстан буенча күп мәҗлесләрдә һәм райондагы концертларда җырлап, башкаларның: "сез артистмы?”, “сез ник җырчы булмыйсыз?" дигән фикерләре һәм сораулары белән очрашырга туры килде. Мөгаен, җыр өлкәсенә аяк басып каравымның төп сәбәбе шулдыр. Әлеге яна җыр зур сәхнәгә беренче адымымдыр, әгәр адым буларак күреп булса. Илнат Фәрхуллин көен, Гөлфия Шакирова сүзләрен иҗат иткән "Нигә елый ландышлар" – үзенең иҗатым башында беренче җырым.

- Катлаулы һәм кызыклы шоу-бизнес өлкәсенә аяк басканда нинди авырлыклар белән очраштыгыз? Бәлки, киресенчә, кызыклы хәл сөйләрсез?

- Ике сорауга да җавап итеп, катлаулы һәм кызыклы шоу-бизнес өлкәсенә аяк басканда очраган кызыклы хәлләр һәм алга килгән авырлык буларак, барысының да акчага нык бәйлелеген һәм акчасы булган, әмма дә ләкин җырлый белмәгән кешеләрнең жырлап йөрүләре белән очраштым. Киләчәккә карап сүз йөрткәндә, тамашачы минем дә җырларымны җылы кабул итәр дип өметләнәсе, тамашачы мәхәббәтен яуларга насыйп булсын иде, дип ышанып каласы килә.

Тулырак:https://matbugat.ru/news/?id=28172

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев