Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Инсафка Сабан туенда 5 мең сум акча биргәннәр. Ни өчен? (+фото)

Куныр  Сабан туеның яңалыгы булган мотоблоклар ярышы  аеруча да истә калды, чөнки гади генә ярыш булмады ул. Сулы чокырлар, сикертмәләр аша узып, тизрәк килү җиңелләрдән булмады.

Ярышларга мотоблок җене кагылган (яхшы мәгънәдә) Икрам Вахитов, Реваль  Шәрифуллиннарның беренче килүе табигый хәл итеп кабул ителде. Чөнки алар мотоблокны сәнгать әсәренә тиңләштерүче кешеләр дисәм дә ялгыш булмас. Ярышларга да техникаларын бизәп, җиңәбез дигән максатлар белән килгән иделәр. Икрам абыйның улы Инсаф, Ленар Хамматов һәм Салават Галеев та сер бирмәде. Билгеләнгән араны һәр катнашучы лаеклы үтеп, җиңүгә омтылды. Беренчелекне Инсаф Вахитов яулады, азга гына калышып, Ленар Хамматов икенче булды, өченчедә – Икрам Вахитов. РевальШәрифуллин белән Салават Галеев дүртенче һәм бишенче урыннарны бүлеште. Шулай итеп алдан вәгъдә ителгән төп приз – биш мең сум Инсафныкы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев